Татарстан Республикасының хәзерге Бөгелмә районы территориясендә, Бөгелмә тимер юл станциясеннән 17 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Бөгелмә районы Яңа Чирково авыл советы, 1948 елдан –Петровка авыл советы, 1963 елдан Зеленая Роща авыл советы составында. Халык саны – 89 кеше (1930 ел, руслар), 103 кеше (1939 ел, руслар), 73 кеше (1956 ел, руслар), 47 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.