Географик урыны

Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш өлешендә, Татарстанның Әлмәт, Бөгелмә, Чирмешән районнары, Самара өлкәсе белән чиктәш урнашкан.

Гомуми мәгълүмат

1935 елның 25 гыйнварында оештырыла.

Район үзәге – Лениногорск шәһәре.

Мәйданы – 1843,2 кв.км.

2018 елда халык саны – 82693 кеше.

Милли составы:

Район составына 67 торак пункт керә.

Тарихы

1708 елдан район территориясе Казан губернасына керә, 1744 елдан – Оренбург губернасына, 1781 елдан – Уфа губернасының Бөгелмә өязенә, 1852 елдан – Самара губернасының Бөгелмә өязенә, 1920–1930 елларда ТАССРның Бөгелмә кантонына, 1930–1935 елларда ТАССРның Бөгелмә һәм Шөгер районнарына керә.

1935 елның 1 гыйнварында Яңа Писмән районы буларак оештырыла. Район чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә.

1940 елда Лениногорск районының мәйданы 889 кв.км тәшкил итә, халык саны – 22,8 мең кеше, авыл советлары – 16, торак пунктлар – 55.

1956 елның 18 августында Яңа Писмәнкә шәһәр тибындагы поселок Лениногорск шәһәре итеп үзгәртелү сәбәпле, район хәзерге исемен ала. 1959 елның 12 октябрендә аның составына бетерелгән Шөгер районы территориясе керә. 1960 елда район 1789 кв.км мәйданны били, аңа 2 поселок, 16 авыл советы, 77 торак пункт керә.

ТАССРда административ берәмлекләрне эреләндерү сәбәпле, 1963 елның 1 февралендә Лениногорск районына Беренче май районының зур территориясе берләштерелә. Районның мәйданы – 2936 кв.км тәшкил итә, халык саны – 73,8 мең кеше, 26 – авыл советы, 127 торак пункт исәпләнә. 1965 елның 12 гыйнварында ТАССРда административ-территориаль бүленеш үзгәрү нәтиҗәсендә район территориясе 1827 кв.км га кадәр кечерәя; халык саны – 41,8 мең кеше, 17 – авыл советы, 79 торак пункт исәпләнә.

Административ-территориаль бүленеше

2018 елга район мәйданы 1834,2 кв.км тәшкил итә, халык саны – 82693 кеше, шул исәптән татарлар – 51,5%, руслар – 37,7%, мордвалар – 4.6%, чуашлар – 4.5%. Шулардан шәһәр халкы – 61975 кеше, авыл халкы – 20718 кеше (халыкның уртача урнашу тыгызлыгы – 1 кв.км га 12,2 кеше).

Хәзерге вакытта район составына 1 шәһәр (Лениногорск) һәм 24 авыл җирлегенә бүленгән 67 торак пункт керә:

  • Глазово (Үрнәк-Күмәк, Петропавловка, Глазово авыллары),
  • ЗәйКаратай (Зәй-Каратай, Үзбәк авыллары),
  • Зеленая Роща (Зеленая Роща, Спиридоновка авыллары),
  • Ивановка (Ивановка, Михайловка Аккүл, Медведка авыллары, Марьяновка поселогы),
  • Керкәле (Керкәле, Тукмак авыллары),
  • Кармалка (Мордва Кармалкасы авылы),
  • Кирлегәч (Кирлегәч, Алтай авыллары),
  • Куакбаш (Куакбаш, Сходнево-Чертанла, Чүте авыллары),
  • Мичурин (Мичурин исемендәге поселок, Яңа Сережкино авылы),
  • МөэминКаратай (Мөэмин-Каратай авылы),
  • Түбән Чыршылы (Түбән Чыршылы, Югары Чыршылы, Мордва Ивановкасы авыллары),
  • Яңа Иштирәк (Яңа Иштирәк, Яңа Үтәмеш, Чиялетау авыллары),
  • Яңа Чыршылы (Яңа Чыршылы, Александровка, Вәлиев поселоклары, Алешкино, Горкино, Кузайкино, Сергеевка авыллары),
  • Подлесный (Подлесный, Югары Каран, Воздвиженка, Ялан Зәй поселоклары, Дурасово, Иске Писмән, Восход, Савочкино авыллары),
  • Сарабиккол (Сарабиккол авылы),
  • Иске Иштирәк (Иске Иштирәк, Бәкер, Ялтау авыллары),
  • Иске Куак (Иске Куак авылы),
  • Иске Шөгер (Иске Шөгер, Яңа Шөгер авыллары),
  • Сугышлы (Сугышлы, Юлтимер авыллары),
  • Тимәш (Тимәш авылы),
  • Туктар Урдаласы (Туктар Урдаласы, Карагай авыллары),
  • Ормышлы (Ормышлы, Иске Варваринка, Болгар, Бохар, Яңа Варваринка, Яңа Елхово авыллары),
  • Аланлык (Аланлык, Кузьминовка, Тукмак авыллары),
  • Шөгер (Шөгер авылы).

Юллар челтәре

Лениногорск районы территориясе буенча Әгерҗе-Акбаш тимер юлы уза, автомобиль юллары челтәре үсеш алган.

Геологик төзелеше

Район территориясе Идел-Урал антеклизасының Көньяк-Татар тектоник гөмбәзенә керә. Тектоник төзелешендә ике структур кат аерылып тора: кристаллик нигез һәм утырма каплам.

Нигезе токымнарның протерозой комплексыннан барлыкка килә һәм тектоник ярылулар белән күтәренке (чыгынты) һәм түбәнге (иңкүлек) блокларга телгәләнгән. Нигез өслеге 1519 м дан 1698 м га кадәр билгедә үзгәреп тора.

Өслек Пермь системасы утырмаларыннан тора, урыны белән дүртенчел утырмалар белән капланган. Казан ярусы утырмалары бөтен җирдә таралган; карбонатлы-терриген составлы диңгез утырмаларыннан гыйбарәт, аннан седиментация ритмнарына туры килгән 3 катламнар җыелмасы аерыла: түбәнге – комташлар, урта – балчыклар һәм алевролитлар, югарыгы – карбонатлы токымнар. Казан ярусының известьташлары һәм доломитлары Куак, Дала Зәе елгалары үзәнендә, Чишмә елгасының уңъяк яры буенда таралган.

Татар бүлеге токымнары Дала Зәе һәм Чишмә елгалары субүләрләренең югары өлешендә таралган һәм балчыклы-мергельле һәм балчыклы-известьташлы калын катламнардан гыйбарәт. Комлы-балчыксыл туфрак составының неоген утырмалары Чишмә елгасы үзәненең сул яры өлешендә һәм Зәй-Каратай елгасы бассейнында очрый.

Дүртенчел комплекслар аллювиаль, делювиаль-солифлюкцион, элювиаль-делювиаль утырмалардан тора. Пролювиаль һәм саз-күл утырмалары азрак таралган. Субүләрләр киңлекләре һәм аларның авышлыклары башлыча балчыксыл туфрак составының элювиаль һәм делювиаль урта- һәм югары дүртенчел утырмаларыннан тора. Чишмә, Урман Чишмәсе һәм Дала Зәе террасалары елга аллювиеннан ясалган (комнар, балчыклар, балчыксыл туфраклар). Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш экспозициядәге үзәннәр авышлыкларының урта һәм түбәнге өлешләрендә делювиаль-солифлюкцион утырмалар капламы ята, аларның зурлыгы 17–20 м га җитә; урыны белән алар чокырлар, сызалар һәм ерганаклар белән аркылы киселгән.

Рельеф

Район Көнчыгыш Кама аръягының көньягында Бөгелмә платосы чигендә урнашкан, ТРда иң югары урнашкан районнарның берсе санала. Дала Зәе, Чишмә, Урман Чишмәсе елгалары бассейннарының югары агымы буен били.

Рельеф абсолют биеклеге 260–300 м булган ике яруслы платоның тирән телгәләнгән денудацион тигезлегеннән гыйбарәт. Өслекнең гомуми авышлыгы Кама елгасы үзәненә таба көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатыштарак. Иң зур биеклеге (340 м) Лениногорск шәһәреннән төньяк-көнбатыштарак Дала Зәе һәм Урман Чишмәсе елгалары бассейннары субүләрендә урнашкан; иң кечкенә биеклеге (85 м) районның төньяк-көнбатыш чигендә Чишмә елгасы су өсте сызыгы билгесенә туры килә.

Денудацион өслекләр рельефның үзенчәлеге булып тора. Аккумулятив формалар бары тик елга үзәннәре төпләре һәм сул яктагы авышлыклары буйлап таралган.

Субүләрләрнең күбесе баскычлы, алар нык тау токымнары (известьташ, доломит, комташлар) катламнары белән тоташа.

Уртача елга үзәннәре (Чишмә, Урман чишмәсе, Дала Зәе) асимметрияле: аларның уң авышлыклары текәрәк, сул яктагылары яссы. Кече елгаларның көньяк һәм көньяк-көнбатыштагы авышлыклары текә, төньяк һәм төньяк-көнчыгыштагы авышлыклары яссы, делювиаль балчыксыл туфраклар белән капланган. Елга үзәннәренең төп авышлыклары төрле ныклыктагы токымнар катламыннан тора, ул аларны бик нык террасалы итеп күрсәтә.

Елга араларындагы битләүләрдә кече елгалар һәм инешләрнең күп санлы үзәннәре, чокырлар һәм сызалар урнашкан, алар катлаулы эрозион рельеф барлыкка китерә.

Чишмә һәм Урман чишмәсенең уң яктагы текә авышлыклары бик нык һәм тирән бүлгәләнгән. Чокырлар челтәренең уртача тыгызлыгы – 0,1 км/кв.км, сызалар челтәренеке – 0,7 км/кв.км тәшкил итә.

Файдалы казылмалар

Район территориясендә дөньядагы иң зур Ромашкино нефть чыганагының бер өлеше (1952 елдан эшкәртелә), шулай ук Яңа Елхово (1961 елдан), Чыгтай (1994 елдан) нефть чыганаклары урнашкан.

Табигый битумнарның 45 чыганагы һәм ятмалары ачыла.

Руда булмаган файдалы казылмалар уртача елга буйларындагы тугайларда, тугай өсте террасаларында һәм төп ярларында тупланган. Алар арасыннан торф, гипс, кирпеч һәм чирәп балчыклары, комнар, комлы-чуерташлы катнашмалар, төзелеш известе, бут ташы чыганаклары тикшерелгән.

Чыганакларның күбесе тирәндә ятмый, шуңа алар ачык ысул белән чыгарыла. Яңа Шөгер кирпеч-чирәп чималы чыганагы, Керкәле киселмә ташлары чыганагы, Сугышлы төзелеш һәм тышлау ташлары чыганагы эшкәртелә.

Климат

Климаты уртача-континенталь. Җәе чагыштырмача җылы, җитәрлек дымлы, явым-төшемнәр территория буйлап тигез бүленмәгән (районның көнчыгыш өлеше көнбатышына караганда дымлырак). Уртача еллык температура – 3,5°С, гыйнварның уртача айлык температурасы – минус 12,8°С (абсолют минимум минус 45,9°С), июльнеке – 19,4°С (абсолют максималь температура 36,8°С).

Еллык атмосфера явым-төшемнәре 520 мм, җылы чорда 370 мм (71%). Тотрыклы кар катламы ноябрьнең икенче декадасында барлыкка килә, ул уртача 145 көн тора, кар эрүнең уртача датасы апрельнең икенче декадасына туры килә. Кар катламының уртача калынлыгы кыш азагына 45 см га кадәр җитә. Салкын булмаган чор 130 көн дәвам итә.

Ел дәвамында көнбатыш (19%) һәм көньяк-көнбатыш (23%) җил юнәлеше өстенлек итә: кышын – көньяк-көнбатыш (28%) һәм көньяк (26%) җилләре өстенлек итә; җәен – көнбатыш (20%), төньяк-көнбатыш (29%) җилләре исә.

Су ресурслары

Район территориясе Каманың сул кушылдыклары Дала Зәе һәм Чишмә елгалары белән дренажлана.

Дала Зәе елгасы Лениногорск районына Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының югары платосыннан башлана. Елганың озынлыгы 211 км (район эчендә 36 км). Су җыелу мәйданы 5 мең кв.км; елга бассейнына район көнчыгышының өчтән бер өлеше керә. Елга күтәренке тигезлек буйлап көньяктан төньякка таба ага. Үзәне асимметрияле: уң як авышлыклары текәрәк һәм күтәренке. Район территориясе буенча ага торган иң зур сул кушылдыклары : Зәй-Каратай (30 км), Мәчкәрә (15 км), Камышлы (12 км).

Дала Зәе – уртача сулы елга, уртача күпьеллык межа вакытындагы су чыгымы 6 куб.м/c. Төп кушылдыкларның межа вакытындагы су чыгымнары 0,1–0,3 куб.м/c, аларның күбесе буалар белән җайга салынган. Чишмә елгасы Татарстаннан читтә Шөгер платосының көнбатышында башлана. Елганың озынлыгы 234 км (район эчендә – 50 км). Су җыелу мәйданы 6,2 мең кв.км. Чишмә бассейнына район мәйданының өчтән ике өлеше керә. Елга үзәне асимметрияле: уң як авышлыклары текәрәк. Су юлы киңлеге 20–60 м, плёсларда тирәнлекләр 3 м. га җитә, сайлыкларда – 0,5 м га җитә. Агымның тизлеге 0,1–0,8 м/с. Уртача күпьеллык межа вакытындагы су чыгымы 5 куб.м/с.

Район территориясендә Чишмә елгасының ун кушылдыгы бар, шуларның иң зурлары – уң кушылдыклар: Урман Чишмәсе (52 км) һәм Куак (31 км). Аларның межа вакытындагы су чыгымы 2,5 и 0,6 куб.м/с тәшкил итә.

Район буенча елга челтәренең тыгызлыгы 0,3–0,4 км/кв.км. Күп елгаларның 60–65% агышы язгы ташу вакытына туры килә. Боз кату ноябрь уртасыннан апрель уртасына кадәр дәвам итә. Кыш азагына бозның калынлыгы 60–70 см. га җитә. Елга үзәннәре авышлыкларында күп санда чишмәләр бар; җир асты сулары чыккан аерым участокларда кыш буе боз катмый.

Туфрак

Районның туфрак капламы төрле. Субүләрләр өслекләрендә туфрак барлыкка китерүче токымнарның литологик составы Пермь катламнарының карбонатлы-комташлы-балчыклы элювийларыннан гыйбарәт. Чишмә һәм Дала Зәе елгалары арасындагы авышлыкларның түбәнге өлешендә – делювиаль-солифлюкцион балчыклы туфраклар, субүләрле өлешләрдә карбонатлы һәм карбонатлы-терриген токымнарның элювийлары өстенлек итә. Районның көнчыгышында Дала Зәенең уңъяк яры сөзәклекләрендә балчыклар һәм авыр балчыклы туфраклар өстенлек итә; елга тугайларында алевритлар һәм комсыл туфраклар ята.

Туфраклар арасында типик һәм селтесезләндерелгән кара туфраклар өстенлек итә, алар район территориясенең бөтен җирендә зур участоклар булып очрый.

Соры урман туфраклары районның төньяк-көнбатышында, Куак елгасы бассейнында таралган, елга үзәннәренең яссы сөзәклекләренең югары өлешен һәм субүләрләрне били. Чишмә, Урман чишмәсе һәм Дала Зәе тугайларында аллювиаль кәсле туенган һәм болын-сазлы туфраклар формалашкан.

Флора

Район урман дала үсемлекләре өчен типик булган калкулыклы-тигезлекле төбәккә керә: ташлы далалар далаланган болыннар һәм яфраклы урманнар белән чиратлаша.

Урманнар районда 26,9% территорияне били, күбесенчә елга үзәннәре, чокырлар һәм сызаларның текә авышлыкларында сакланган; аерым участоклар булып, район территориясенең барлык җирендә тигез таралганнар.

Далаланган болыннар һәм болынлы далалар көньяк һәм көньяк-көнбатыштагы авышлыкларны билиләр һәм төрле кылганлы, төрле үләнле-типчак, типчаклы-йончалы һәм әремле үсемлекләрдән тора.

Субүләрләрдә һәм яссы сөзәклекләрдә киң яфраклы өрәңге-юкә-имәнле урманнар өстенлек итә, текәрәк сөзәклекләрдә киң яфраклы агачлар катнашында усак һәм каен урманнары үсә. Чишмә һәм урман Чишмәсе елгалары арасында, Дала Зәенең уңъяк яры буенда башка киң яфраклы агачлар катнашында юкә урманнары таралган. Елга тугайларында һәм түбәнге тугай өсте террасаларында таллыклар һәм зиреклекләр өстенлек итә.

Чәчәкле үсемлекләрнең сирәк төрләре арасында саргаючан суган, кыргый кишер, известь мәкәсе, тозлак үләнсыман әрем, йолдыз чәчәк, рус төймәбашы, Исет ялмачасы, Идел буе мәче борчагы, язгы утчәчәк, рус миндале очрый.

Фауна

Районның хайваннар дөньясы төрле, урман төрләреннән һәм дала төрләреннән гыйбарәт. Поши, кәҗәболан, ак куян һәм үр куяны, селәүсен, төлке, сусар, суер, көртлек, соры көртлек яши.

Сөйрәлүчеләр арасында – җизбаш, бакыр елан, гади кара елан бар.

ТРның Кызыл китабына кертелгән төрләр: имезүчеләрдән – колаклы керпе, гади шолган, урман ярканаты, өч төсле күнканат, урман йоклачы, дала тычканы, соры әрлән һәм Эверсман әрләне, зур кушаяк; кошлар – елан карчыгасы, балабан, дербник, төн лачыны, дала торымтае, соры ябалак, йокычан ябалак, соры каракош, яр чыпчыгы, кызыл үрдәк, кулик-саескан, зур әкәм-төкәм, чуллык, чал тукран, зәңгәр чыпчык.

Барлыгы район территориясендә умырткалыларның 309 төре һәм көпшәле үсемлекләрнең 951 төре бар. Төрләрнең күптөрлелек коэффициенты 0,72гә тигез.

Саклана торган территорияләр

Аеруча саклаулы табигать территорияләренең гомуми мәйданы 5830 гектар тәшкил итә (район территориясенең 3,1%ы). “Степной” табигать заказнигын (2000 ел) үз эченә ала, аның составына урман дала һәм дала формацияләре фрагментларыннан торган 31 участок (Глазово урман даласы, Глазово урманы, Урдалы сөзәклекләре, Куак сөзәклеге, Шөгер сөзәклеге һ.б) керә.

Урманнар киң яфраклы, имән, өрәңге, юкә һәм каен утыртмаларыннан тора, урман алдында миләш, чикләвек агачы, кабар агачы, зелпе үсә. Аерым агачлары 100 яшькә җиткән далаланган наратлык очрый. Нарат агачлары төбендә сирәк һәм сакланылучы төрләрдән кара җимешле кызылча, Гмелин тәңкәяфрагы, тар яфраклы кырыкбуын каурый һәм матур кылган үсә.

Текә көньяк сөзәклекләрендә далаланган кылган һәм кылган-солыча болыннары сакланган; рус сырланы, яшел каен җиләге, Маршалл чабыр үләне, каурый кылган һәм солыча үсә.

Заказник территориясе дала генофонды һәм биотөрлелеге саклануда зур роль уйный; тыюлык составына ТРдагы иң зур Чыршылы сөркә (байбак) колониясе кертелгән, анда 2 меңгә якын сөркә исәпләнә. Дала Зәе һәм Чишмә елгалары (район территориясе буйлап югары агымда агучы) 1978 елдан төбәк өчен әһәмиятле табигать истәлекләре булып санала.

Икътисад

Район ТРның иң зур нефть сәнәгате үзәкләренең берсе санала. Лениногорск районында нефть-газ сәнәгате предприятиеләре:

  • “Лениногорскнефть” НГДУ (эреләндерелгән Шөгер нефть промыселы (1945 елның 27 июлендә оештырыла), 1 нче Ромашкино нефть промыселы (1949 елның 1 июне), Миңлебай нефть промыселы (1950 елның 1 июле) җирлегендә “Бөгелмәнефть” дәүләт союз нефть чыгаручы тресты оештырыла, 1961 елда “Лениногорскнефть”НПУ итеп үзгәртелә, 1970 елдан хәзерге исемдә),
  • “Лениногрское управление тампонажных работ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Татнефть” гаммәви акционерлык җәмгыяте компанияләре төркеменә керә, 1996 елда оештырыла),
  • “Геотех” акционерлык җәмгыяте (2005 елдан),
  • “Татнефть-Актив” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (“Татнефть” гаммәви акционерлык җәмгыятенең бүлендек предприятиесе, 2003 елда оештырыла, хәзерге вакытта технопарк статусында),
  • “Охтин-Ойл” ябык акционерлык җәмгыяте (2002 елдан),
  • “Лозна Сервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2013 елдан).

Район үзәгендә:

  • “Лениногорск механика заводы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2004 елдан, автокомпонентлар җитештереп , аларны “КАМАЗ” гаммәви акционерлык җәмгыятенең җыю цехына җибәрү буенча специальләшә),
  • “Лениногорск тимербетон эшләнмәләр заводы” (1955 елдан, шәһәрнең сәнәгать һәм социаль-көнкүреш объектлары төзелешен төзелеш материаллары белән тәэмин итә),
  • җиңел сәнәгать предприятиесе (“Карлен компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тегү фабрикасы: 1990 елдан, нефть, төзелеш компанияләре хезмәткәрләре өчен махсус киемнәр, шулай ук халык куллану товарлары: халатлар, урынҗир кирәк-яраклары, мендәрләр, юрган, матраслар эшләп чыгара),
  • азыктөлек сәнәгате предприятиеләре (“Торос молоко” ябык акционерлык җәмгыяте (1959 елдан май-сыр комбинаты, 2001 елдан хәзерге исемдә), “Колос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2005 елдан, “ИП Ильин” пекарнясы һәм “Лениногорский хлеб” ачык акционерлык җәмгыяте җирлегендә) бар.

Кошчылык фабрикасы (1968 елдан), “Агропак-Татарстан” минераль сулар һәм алкогольсез эчемлекләр җитештерү заводы (1997 елдан) эшли.

Районда ит-сөт терлекчелеге, сарык асрау, дуңгызчылык, ат үрчетү һәм кошчылык үсеш алган. Барлык категория хуҗалыкларда 2018 елга мөгезле эре терлекнең баш саны – 16,4 мең баш, кошлар 243,8 мең баш тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы файдалану җирләре – 112,0 мең гектар, шулардан сөрүлек җирләр – 74,0 мең гектар (2018 ел) били. Язгы бодай, көзге арыш, арпа, солы, карабодай, борчак игелә.

2018 елда 11 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 35 крәстиян-фермер хуҗалыгы эшли. Лениногорск районының агросәнәгать комплексында 2 зур инвестор бар: “Ялтау” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм “Лениногорск” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте; шулай ук 8 мөстәкыйль хуҗалык: “Агропродсервис”, “Спартак агрофирмасы”, “Василёк”, “Йолдыз”, “Родник”, ”Сатурн-Урал”, “Уңыш”, “Чулпан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре.

Мәгариф

Районның мәгариф өлкәсендә 34 гомуми белем бирү учреждениесе (15 урта, 16 тулы булмаган урта мәктәп, 2 башлангыч мәктәп –сәламәтлекләре чикле балалар өчен коррекцияләү мәктәбе, балалар бакчасы) эшли. Шуларның 12сендә укыту татар телендә, берсендә чуаш телендә алып барыла. 52 балалар бакчасы бар.

Югары белем бирү өлкәсендә – А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (1997 елдан), урта һөнәри белем бирү өлкәсендә – Лениногорск политехник көллияте (1953 елдан), Лениногрск нефть техникумы (1958 елдан), Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте (1961 елдан) бар.

10 өстәмә белем бирү учреждениесе эшли: Мәктәптән тыш эшләр үзәге, Балалар иҗаты йорты, М.Х.Хәертдинов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе, Н.М.Кудашев исемендәге балалар музыка мәктәбе (барысы да Лениногрск шәһәрендә), Балалар сәламәтләндерү-мәгариф үзәге (Шөгер авылы), 5 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе.

Мәдәният

Мәдәният өлкәсендәге оешмалар:

  • Мәдәният йорты (1964 елдан),
  • район Мәдәният йорты,
  • 41 мәдәният йорты һәм клуб,
  • Миллимәдәни үзәк,
  • 37 китапханә (5 шәһәр һәм 32 район),
  • Лениногорск төбәк тарихын өйрәнү музее,
  • “Татнефть” гаммәви акционерлык җәмгыятенең нефть музее (Лениногорскида музей бинасын һәм Шөгер авылында ачык һавада паркмузейны үз эченә ала).

Үзешчән халык иҗатының 198 клуб оешмасы, шул исәптән 8 халык коллективы бар:

  • Мәдәният йортында – Р.А.Шигапов исемендәге татар драма театры (1958 елдан, 1989 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – Н.Нуретдинов), “Эрзянка” мордва фольклор ансамбле (1988 елдан, 2007 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – М.А.Мишкина), “Шура Хуран” чуаш фольклор ансамбле (1989 елдан, 2008 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – А.Т.Прохоров), “Надежда” ветераннар хоры (1989 елдан, 2007 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – Ф.А.Елистратов), ”Барби” вокаль ансамбле (1995 елдан, 2005 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – И.И.Федюкевич);
  • Шөгер авылында – “Шөгер халык театры” (1961елдан, 1970 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – И.Сибаев),
  • Яңа Сережкино авылында – “Пилеш” чуаш фольклор ансамбле (1991 елдан, 2005 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – Л.Ф.Матвеева),
  • Мордва Кармалысы авылында – “Пизёлнә” фольклор ансамбле (2003 елдан, 2017 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – В.Г.Кудашова).

Лениногорск төбәк тарихын өйрәнү музее 1983 елда Бөек Ватан сугышы ветераннары советы каршында Революция һәм сугышчан дан музее буларак нигезләнә (инициаторы һәм беренче директоры – район Ветераннар советы рәисе К.К.Галләмов), 1985 елның 8 маенда ачыла. 1987 елда гомумшәһәр (район) музее статусы бирелә, 2005 елдан хәзерге исемдә. Музей гомуми мәйданы 380,5 кв.м. булган ике катны били, фондта 10 меңнән артык саклау берәмлеге исәпләнә; 4 залда урнашкан экспозициясе (шуларның берсе – Хәтер залы) төбәк тарихын, район табигатен, анда яшәгән халыкларның этнографиясен чагылдыра.

33 мәчет (Лениногорскида – “Ихлас мәчете”, 2006 елдан, “Әбу Хәнифә” мәчете, 2017 елдан), 14 православие приходы (Лениногорскида – Изге Троица чиркәве, 1994 елдан, Барлык Изгеләр чиркәү-кәшәнәсе, 2000 елдан) эшли.

Татар телендә “Заман сулышы” (1931 елдан – “Тоташ колхоз”, 1950 елдан – “Җиңү байрагы”, 1990 елдан хәзерге исемдә) һәм рус телендә “Лениногорские вести” (1936 елдан – “Заветы Ильича”, 2009 елдан – хәзерге исемдә) район газеталары чыга.

Лениногорск районы территориясендә нигездә бронза гасырга нисбәтле 11 археология истәлеге табыла.

Сәламәтлек саклау

Сәламәтлек саклау системасы оешмалары:

  • Үзәк район клиник хастаханәсе,
  • 3 поликлиника,
  • ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе,
  • бала тудыру йорты,
  • балалар хастаханәсе һәм поликлиникасы,
  • 2 дәвалау амбулаториясе (Иске Куак һәм Шөгер авылларында),
  • 30 фельдшер-акушерлык пункты,
  • Бәкер курорты (Бәкер авылы).

Спорт

Лениногорск районының спорт инфраструктурасын 241 спорт корылмасы тәшкил итә, шул исәптән “Юность” спорт комплексы, “Теннис Холл” спорт корылмасы, ясалма бозлы Спорт сарае, җиңел атлетика манежы, 2 спорт комплексы, чаңгы трамплиннары комплексы бар.

Күренекле кешеләре

Лениногорск районында туган күренекле шәхесләр:

  • Советлар Союзы Геройлары: Г.Ә.Баһаветдинов, Г.Г.Гафиятуллин, И.Ф.Денисов, И.А.Заварыкин, И.Х.Мурзин, С.С.Садриев, Ә.М.Хәйретдинов, И.Р.Халиков, М.Х.Хәлиуллин, Е.Г.Яковлев, В.И.Яницкий;
  • Дан орденының тулы кавалерлары: М.К.Алаев, Я.И.Николаев, Г.М.Матыйгуллин;
  • Социалистик Хезмәт Геройлары: Я.С.Ваһапов, Ш.Г.Галиев, Ә.Ш.Гобәйдуллин, З.С.Зәйнагов, Р.И.Җәләев, А.С.Исаев, Г.Г.Каюмов, М.Г.Миңлекәев, Ф.М.Шәрәфетдинов, Д.Г.Шәрифуллин, З.Г.Шәрифуллин;
  • фән һәм мәдәният эшлеклеләре: А.Ф.Әхмәров, С.Ф.Әхмәров, Рамил М.Вәлиев, Рафаэль М.Вәлиев, Җ.Х.Дәрзаманов, Г.Ю.Даутов, Г.Рәхим, З.Г.Рәхимов, М.Г.Сәфәргалиев, И.Р.Таһиров, К.К.Туйкин, Ф.К.Туйкин, И.Төхфәтуллина, К.С.Фасиев, Р.Х.Хәбиров, Ф.Ә.Хәбиров, Ә.Х.Хәйруллин, Т.Я.Шәмсуаров, Ә.М.Шәрипов, Б.Я.Яковлев;

Лениногорск районы белән тормышы һәм эшчәнлеге бәйле шәхесләр:

Г.С.Ушполис – Советлар Союзы Герое (Бөек Ватан сугышы башланган вакытта ТАССРга эвакуацияләнә, Лениногорск районы МТСда эшли, 1942 елда Яңа Писмән РХК тарафыннан фронтка чакырыла).

Әдәбият

Абзалова-Сәлманова Р. Иманлы төбәк җәүһәрләре. Казан, 2008. 271 б.

Абзалова-Сәлманова Р. Чын тамырлар – Мәккә-Мәдинәдә! // Мәдәни җомга. 2018. 11, 17, 25 гыйн., 1, 8 февр.

Әбләзова К. Туган авылым Үрнәгем минем. Лениногорск, 2000. 28 б.

Афанасьева H.A. Лениногорск – город золотого юбилея. Йошкар-Ола, 2005. 76 с.

Ахмеров М.И. Лениногорский приборный завод: Факты. События. Люди. Лениногорск, 2017. 124 c.

Бәдретдинов Ә., Галимов Н. Кирлегәч авылы. Бөгелмә, 2008. 326 б.

Вафина Т. Зай-Каратай: как жить, чтобы красиво жить // Татарстан. 2017. № 7. С. 68–69.

Вәлиев Рафаэль. Еракка китеп карасаң... // Казан утлары. 2015. № 7. Б. 155–157.

Воскресенский П. Об этом селе даже песню сложили // Республика Татарстан. 2013. 14 мая.

Галләмов Ә. Мөэмин-Каратай тарихы (220 ел). Лениногорск, 1998. 63 б.

Гәлләмов Ә. Онытылмас еллар: хәтер дәфтәре. Лениногорск, 2003. 165 б.

Гәлләмов Ә. Тарихи мизгелләр: Документаль әсәр. Лениногорск, 2006. 169 б.

Гарипова Ф. Мөэмин-Каратай // Казан утлары. 2013. № 5. Б. 164–165.

Гильмутдинов Н.Т. Жемчужина под горой: 125-летию Шугуровского нефтебитумного завода общество с ограниченной ответственностью «Татнефтехим – Шугурово» посвящается. Лениногорск, 1997. 252 с.

Гильмутдинов Н.Т. Пути становления нефтедобычи и противопожарной службы НГДУ «Лениногорскнефть» АО «Татнефть». Лениногорск, 1998. 208 с.

Гомәров Х. Авылым, авылдашларым. Чаллы, 2009. 304 б.

Город, рождённый нефтью // Местное самоуправление в Татарстане. 2015. № 2 (июнь). С. 12–17.

Гыйләҗетдинов С., Гарипова Л. Бер кулъязма эзеннән // Гасырлар авазы = Эхо веков. 2010. № 1/2. Б. 111–118.

Гыймадова Г. Тарту көче // Ватаным Татарстан. 2018. 26 июнь.

Дронова Т., Дронов П. Мы начинали путь: 60-летию НГДУ «Лениногорскнефть» посвящается. Набережные Челны, 2005. 247 с.

Дронова Т.И. Не созданы мы для лёгких путей: 30-летию НГДУ «Ямашнефть» посвящается. Казань, 1999. 148 с.

Егоров Н. Принц Гамлет из Новой Письмянки. Краснодар, 2000. 238 с.

Жаков В. Из старины глубокой: От Самары до Уфы. Самара, 2011. 255 с.

Зарипов И.X. О тех, с кем прожита жизнь. Казань, 1997. 344 с.

Захарова К. Прикасаясь к истории // Идель. 2019. № 11. С. 72–75.

Здравствуй, мой добрый город! / Сост. З.Г.Рахимов. Лениногорск, 2005. 223 с.

Зеленой Роще 50 лет. Лениногорск, 1997. 11 с.

Ильин М.М. Мордовский излом. Лениногорск, 2006. 172 с.

Исхаков Д.М. От средневековых татар к татарам нового времени (этнологический взгляд на историю волго-уральских татар XV–XVII вв.). Казань, 1998. 276 с.

Исхаков М.Ш. Лениногорск – родина 15 Героев Советского Союза. Лениногорск, 2005. 18 с.

Исхаков М.Ш. Наш Лениногорск. Казань, 2005. 200 с.

Йосыпова Г. Туган авылым – Үзбәгем. Лениногорск, 2015. 260 с.

Карташова Л. Мы из рода Утыз-Имяни // Республика Татарстан. 2012. 15 марта.

Ларичева Э. У истока. Казань, 1981. 223 с.

Лениногорск – город, в который невозможно не влюбиться // Татарстан. 2017. № 7. С. 62–67.

Лениногорск – город золотого юбилея. Йошкар-Ола, 2005. 152 с.

Лениногорск – колыбель нефти Татарстана. 60 лет. Казань, 2015. 04 с.

Лениногорскому управлению по повышению нефтеотдачи пластов и капитальному ремонту скважин 25 лет. Лениногорск, 1995. 44 с.

Лениногорск: Фотоальбом / Авт.-сост. Р.Каюмов. Лениногорск, 1998. 62 с.

Мустафин М.Р. География населения и населенных пунктов Татарстана. Казань, 1993. 78 с.

Мустафин М.Р., Хузеев Р.Г. Все о Татарстане: экономико-географический справ. Казань, 1992. 176 с.

Населенные пункты Республики Татарстан. Казань, 1997. 392 с.

Насыйбуллин З.Н., Ямаева Ә.Ф. Чәшелем – асыл илем: Лениногорск районы, Югары Чыршылы авылының 280 еллык тарихы (1724–2004). Казан, 2004. 299 б.

Нафиков М. Мои года – мое богатство. Лениногорск, 2016. 92 с.

Наш Лениногорск. Казань, 2005. 190 с.

Нефть Лениногорска: 60 лет на благо родного края. Лениногорск, 2005. 32 с.

ООО «Татнефть-Лениногорбурнефть»: 50 лет. Лениногорск, 2000. 27 с.

Природа и природные ресурсы Республики Татарстан: Иллюстрированная энциклопедия. Казань, 2017. 584 с.

50 лет Ромашкинскому месторождению нефти НГДУ «Лениногорскнефть». Лениногорск, 1998. 22 с.

Рау К.А. Лениногорскому заводу ЖБИ 50 лет. Лениногорск, 2006. 144 с.

Рәхим Г. Шөгер – Әлмәт туганлыгы // Ватаным Татарстан. 2013. 2 нояб.

Рәхим Г. Шөгер ягы – кара алтын иле (тарихи-документаль очерк) // Безнең мирас. – 2015. – № 7–8.

Рәхимов Җ. Сайланма әсәрләр: 4 томда. Т. 1. Авыллар тарихы. Хикәяләр һәм публицистика. Казан, 2008. 443 б.

Рәхимов Җ. Сугышлы // Мәйдан. 2012. № 10. Б. 33–39.

Республика Татарстан. Лениногорск. Приглашение к сотрудничеству. Лениногорск, 2011. 304 с.

Республика Татарстан: Природа, история, экономика, культура, наука. 2-е изд., доп. Казань, 2015. 193 с.

Ромашкино. Казань, 1998. 255 с.

Ромашкинские зори. М., 2000. 223 с.

Садовин Н.К. НГДУ «Лениногорскнефть» 50 лет. Казань, 1996. 18 с.

Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. Т. 1. Административные районы. Казань, 1999. 458 с.

Сквозь призму времени: 50-летию Лениногорского музыкально- художественного педагогического колледжа посвящается. Лениногорск, 2011. 175 с.

Слабин В.Н. Звезды лениногорского спорта Республики Татарстан. Лениногорск, 1997. 123 с.

Степанов Н.Н. Лениногорск – моя любовь и гордость. Бугульма, 2015. 199 с.

Степанов Н.Н. Через годы, через расстояния. Лениногорск, 2016. 144 c.

Там, где растут ромашки: Очерки и воспоминания работников и ветеранов НГДУ «Лениногорскнефть». М., 1998. 272 с.

Татарские селения Юго-Восточного Закамья: очаги просвещения и культуры. Казань, 2019. 387 с.

Татарстанның тарихи һәм мәдәни истәлекләре: Библиографик күрсәткеч. Казан, 2002. 320 б.

Таһиров И. Гомеремнең чишмә башы – Шөгерем // Казан утлары. 2015. № 7. Б. 155–163.

Тәхау К. Хәтәр җилләр эзсез калмас (Авылым тарихын күзаллаганда...). Казан, 2015. 99 б.

Хакимов К.Б. Наша судьба – в наших руках. Краснодар, 2000. 240 с.

Хакимов К.Б. Нефть на кончике долота. Краснодар, 1998. 443 с.

Хакимов К.Б. Славные буровички «Татнефти». Казань, 2005. 192 с.

Хафизова А.Г., Мингазова Г.З. Зеленая Роща – село, рожденное нефтью! Бугульма, 2012. 226 с.

Хәбибулла Р.Н. Түбән Чыршылы – гыйлем чишмәсе. Казан, 2011. 239 б.

Хәбибуллина А. Шулкадәр якын җаныма, туган авылым – Ормышлы // Халкым минем. 2017. № 8 (Август).

Хәлимов Җ., Туйкин И. Зәй-Каратай тарихы. Лениногорск, 2014. 512 б.

Шагивалеев И. Старо-Шугуровский сельский Совет. Казань, 1957. 30 c.

Шиһапов И. Иске Иштирәк авылы тарихы. Казан, 2011. 237 б.

Шөгер төбәге – хәзинәләр чишмәсе = Шугур – край сокровищ / Төз. Ш.Рәхимов, Г.М.Рәхимова. Казань, 1997. 266 б.

Якупов Р. Сарабиккол (Әби авылы). Чаллы, 2011. 457 б.

Ямаев Ә. Өч гасырлык Чыршылы // Мәдәни җомга. 2018. 24 авг.

Ямаева Ә.Ф. Югары Чыршылы авылының өч гасырлык тарихы // Туган җир = Родной край. 2018. № 1. С. 183–187.