Биография

1915 елның 13 апреле, Казан губернасы Спас өязе, хәзерге Алексеев районы Әшнәк авылы – 2007 елның 17 июле, Оренбург шәһәре.

ВКП(б)ның Казан шәһәр комитеты каршындагы Кичке марксизм-ленинизм университетын тәмамлый (1950 ел).

1932 елдан Биләр районында чыга торган «Штурмга» газетасында әдәби хезмәткәр һәм җаваплы чыгаручы, 1933–1937 елларда тегү трестының күптиражлы «Большевичка» газетасында (Казан), 1937–1941 елларда «Яшь сталинчы» газетасында мәгълүмат бүлеге мөдире, җаваплы сәркәтип.

1941–1968 елларда ТАССР МС каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитетында хәбәрче, «Соңгы хәбәрләр» бүлеге мөдире, авыл хуҗалыгы тапшырулары мөхәррире, сәяси тапшыруларның баш мөхәррире була.

Г.Г.Гаязованың мәкаләләре, очерклары республика басмаларында дөнья күрә.

Радиода ТАССРның иҗтимагый-сәяси, мәдәни тормышын яктыртучы репортажлар, интервьюлар, республиканың авыл хуҗалыгы, сәнәгате мәсьәләләренә караган тапшырулар цикллары белән чыгышлар ясый.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Дәрзаман Җ. Хәтер дулкынында // Тыңлагыз, Казан сөйли! - Слушайте, говорит Казань! Казань, 1998.