Эчтәлек

1943 елда Татарстан халкыннан җыелган акча исәбенә төзелә. 1942 елның көзендә Саба районы яшьләре танк колоннасы төзү өчен акча җыю тәкъдиме белән чыга: «... һәр район җыелган акчага берәр танк төзесен». 1943 ел башына 100 млн сум җыела (45 млн сумны яшьләр, шул исәптән комсомоллар җыя). 1943 елның маенда ТАССР делегациясе Иске Оскол шәһәре янында «Татарстан колхозчысы» сүзләре язылган 200 танкны генерал-лейтенант В.Г.Бурков җитәкчелегендәге 10 нчы танк корпусы сугышчыларына тапшыра.

Әдәбият

Гильманов З.И. Татарская АССР в Великой Отечественной войне 1941–1945 гг. К., 1977.

Автор – В.Ф.Телишев