Гомуми мәгълүмат

Чиләбе шәһәреннән 121 км көньяктарак урнашкан. 1743 елда Уй чик буе ныгытмасының төп саклау кальгасы буларак нигез салына.

Халкы – 77176 кеше (2014 ел). Татарлар саны 2010 елда – 5509 кеше (1833 елда – 159, 1861 елда – 4300, 1866 елда – 1966, 1888 елда – 8043, 1897 елда – 7803, 1935 елда – 11160, 1979 елда – 7650, 2002 елда – 6566 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Троицкта татарлар XVIII йөз уртасыннан яшиләр. XVIII йөзнең икенче яртысында алар Казакъстан һәм Урта Азия халкы белән товар алмашуда төп рольне уйный башлый. Троицк татар сәүдәгәрләре икмәк, туңмай, мануфактура, йон, көрдекле сарыклар белән сәүдә итә, Бохара, Коканд, Хива шәһәрләренә кәрваннар озаталар, 1845 елда Чүгүчәк шәһәреннән (Кытай) чәй ала башлыйлар.

XIX йөздә шәһәрдә татарлар саны Казан һәм Вятка губерналарыннан күченүчеләр исәбенә арта. XIX йөз башында шәһәрнең төньяк-көнчыгыш өлешендә «Татар төбәге», 1870 еллар уртасында Увелька елгасының сул ярында Елга аръягы татар бистәсе барлыкка килә, соңрак монда татарлар тупланып яшәүче «Амур» («Магъмурия») һәм Кузнецов (Яңа авыл) бистәләре урнаша.

XIX йөз ахырында Троицк Россиядә татарлар саны буенча, Казан (28,5 мең), Оренбург (12,7 мең) һәм Каргалы бистәсеннән (10 мең) кала, дүртенече урында тора. Аеруча хәлле татарлар шәһәр үзәгендәге Татар тыкрыгында яшиләр.

Тормыш товар алмашу йортында кайный. 1917 елга кадәр шәһәрдә татар эшкуарларының тире эшкәртү, туңмай эретү һәм сабын заводлары, он тегермәннәре була. Алар Урта Азиядә мамык чистарткыч заводлар, йон эшкәртү предприятиеләре, Урал шәһәрләрендә, Казакъстан һәм Төркестанда кибетләр тоталар. 1908 елда Троицкта татар сәүдәгәрләре Яушевлар төзегән Пассаж иң зур кибетләрдән санала.

Революциягә кадәр шәһәр Россия татарларының рухи яшәеш һәм мәгърифәт үзәгенә әйләнә. Россия мөселманнары арасында беренче Троицк мәчетенең имам-хатибы Әхмәтхуҗа Рахманкулов зур абруй казана, ул «Әхмәдия» мәдрәсәсенә (1858 елда аны З.Рәсүлев тәмамлый) нигез сала.

1917 елга кадәр Троицкта алты җамигъ мәчет: беренче (Ахун хәзрәт мәчете яки «Төп» мәчет, 1789 елдан 1930 елга кадәр эшли), икенче («Югары мәчет», 1838–1929 елларда, бүленеп, 1919–1921 елларда), өченче (1863–1930 елларда, 1945 елда дин тотучыларга кире кайтарыла), дүртенче («Базар мәчете» яки Вәлиев мәчете; 1873 елдан, кайбер мәгълүматларга караганда, 1879–1928 елларда), бишенче («Амур мәчете», 1883–1937 елларда), алтынчы (Гатаулла мәчете; 1895–1928 елларда, 1980 елларда дин тотучыларга кире кайтарыла); җиденче квартал мәчете («Яңа авыл мәчете», 1910–1930 елларда) була.

Һәр җамигъ мәчет каршында мәдрәсә эшли, алардан иң атаклылары: икенче мәчет каршындагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, дүртенче мәчет каршындагы мәдрәсә, бишенче мәчет каршындагы «Рәсүлия» мәдрәсәсе. 1910 елда Г.Н.Әхмәров башлангычы белән сәүдәгәр Яушевлар иганәсенә «Сөембикә» мөселман кыз балалар дөньяви уку йорты, 1914 елда хатын-кызлар мәдрәсәсе, 1915 елда «Дарелмөгаллимат» мөгаллимәләр семинариясе ачыла. Семинария белән М.Буби җитәкчелек итә, монда Ш.Рахманколов укыта. Россиядәге мөселман мәктәпләренең күбесе Троицк мөдәррисләре төзегән программа буенча эшли.

XIX йөз ахыры – XX йөз башында мөселман хәйрия мәдәни-мәгърифәт җәмгыятьләре: Троицк мөселман хәйрия җәмгыяте, Мөселман мәгърифәт җәмгыяте, Мөселман хатын-кызлар җәмгыяте (Мөселман хатын-кызлар комитеты буларак та билгеле), Троицк приказчиклар җәмгыяте, «әл-Ислах» җәмгыяте филиалы, Троицк татар сәхнә сәнгатен һәм музыкасын кызыксындыру җәмгыяте (икенче исеме – Мөселман музыка җәмгыяте; аның җирлегендә Троицк татар театры оештырыла), «Җәмгыяте гыйльмия» фәнни оешмасы («Рәсүлия» мәдрәсәсе шәкертләре нигез сала, җитәкчеләре арасында – Г.Н.Гафуров (Мәҗит Гафури) һәм Х.Ф.Искәндәров) зур үсеш ала.

XIX йөз ахырында «Нәҗат» татар китапханәсе (хәзер Троицк үзәк китапханәсе системасының беренче филиалы – Татар-башкорт китапханәсе) ачыла. XX йөз башында Троицкта «Мөселман китап сәүдәсе ширкәте», «Хезмәт» нәшрияты эшли, «Акмулла» журналы (1911–1916 еллар) һәм «Хөр милләт» (1917 ел) газетасы чыга.

1917 елдан соң шәһәрдә Халык комиссариатының милләтләр эше буенча татар бүлеге һәм Мөселман комиссариаты оештырыла. «Ирек» газетасы чыга (1920 ел).

Совет хакимиятенең беренче елларында Троицкта берничә башлангыч татар мәктәбе, җидееллык мәктәп, балалар бакчасы була, 1922–1960 елларда Татар педагогика техникумы (1930 еллар башыннан – Иптәш Луначарский исемендәге татар-башкорт агропедагогика техникумы, Бөек Ватан сугышы чорында ул рус педагогика училищесенең татар бүлеге итеп үзгәртелә, 1948 елдан – Татар-башкорт педагогика училищесе) эшли.

1941 елда, Татар колхоз-совхоз күчмә театры ябылганнан соң, Троицк татар үзешчән театры эшчәнлеген башлый (1970 еллар ахыры – 1980 еллар башында ябыла).

Хәзерге вакытта Троицкта Татар һәм башкорт мәдәнияте иҗтимагый үзәге (1989 елдан), «Дуслык» үзәге (1989 елдан), шәһәр мәдәният йорты каршындагы «Тулпар» татар ансамбле (1996 елдан), «Сөембикә» хатын-кызлар клубы (1999 елдан), татар-башкорт җәмгыяте (2007 елдан) эшли. Ике мәчет бар. Сабан туе даими уздырыла. Шәһәр халкы «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалы тапшыруларын карый ала.

2012 елдан ел саен «Рәсүлев укулары: Ислам Россия тарихында һәм хәзер» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Татар-башкорт китапханәсе Татарстан Республикасының Милли китапханәсе белән тыгыз элемтәдә тора, «Дуслык» үзәге белән «Милли мәдәниятне торгызу» шәһәр программасын тормышка ашыра (2000 елдан).

Троицкта татарлар белән бәйле тарихи-мәдәни истәлекләр: Сәүдә рәтләре, бертуган Яушевлар Пассажы, сәүдәгәр Яушевлар йорты һәм дачасы, сәүдәгәр Уразаевлар утары,; беренче, өченче, дүртенче, алтынчы җамигъ мәчетләр, мәдрәсәләр («Әхмәдия», «Галия», «Рәсүлия») һәм алар каршындагы мәктәпләр, шулай ук «Нәҗат» татар-башкорт китапханәсе, Гайшә абыстай мәктәпләре, «Дарелмөгаллимат» семинариясе, Татар-башкорт педагогика техникумы биналары, күп кенә күренекле татар эшлеклеләре җирләнгән мөселман зираты (XVIII йөз ахыры) сакланган.

Күренекле кешеләре

Троицк шәһәрендә танылган совет разведчигы И.Г.Әхмәров, җәмәгать эшлеклесе Ф.Г.Аитова, тел галиме Ф.Г.Исхаков, геолог-нефтьче А.А.Бакиров, язучылар С.С.Әдһәмова, Р.Ш.Вәлиев һәм А.К.Расих, музыкант Исмәгыйль Г.Илялов, актерлар Исхак Г.Илялов һәм Һ.Й.Илялова, рәссам Ч.Г.Әхмәров туган.

Дин эшлеклеләре З.Рәсүлев, Г.Рәсүлев һәм М.Һадиев, тарихчылар Г.Баттал һәм Г.С.Гобәйдуллин, педагоглар Габдулла Буби, М.Буби һәм Л.К.Газизов, шагыйрьләр М.К.Акмулла, Г.Г.Афзал, Ш.М.Бабич, Ә.М.Галимов, Б.Ш.Рәфыйков һәм Г.Тукай, язучылар М.Н.Гафури һәм А.К.Расих, журналистлар М.К.Бөдәйли, Г.Т.Гыйсмәти, Г.И.Идриси, Х.Ф.Искәндәров, драматург С.Г.Кальметовның тормышы һәм эшчәнлеге Троицк шәһәре белән бәйле.