- РУС
- ТАТ
философ, психолог, философия фәннәре докторы (1993), профессор (1994), Чуаш АССРның атказанган югары мәктәп хезмәткәре (1989)
1928 елның 30 апреле, Чуаш АССРның Батыр районы Шыгырдан авылы — 2011 елның 14 июне, Чабаксар шәһәре.
Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1952), Чуаш педагогия институтында эшли.
1960 елдан Чкаловское авылы (Чуаш АССР Батыр районы) урта мәктәбендә директор, 1962 елдан Мәскәү энергетика институтының Чабаксар филиалында, 1970 елдан Чуаш педагогия институтында философия кафедрасы мөдире. 1979 елдан Чуаш университетында (1983–1993 елларда Мәскәү кооперация университетының Чабаксар институтында) философия һәм методология (1993 елдан) кафедралары мөдире, бер үк вакытта, 2001 елдан, философия буенча комплекслы тикшеренүләр алып бара.
Хезмәтләре баш миен һәм кеше аңын тикшерү мәсьәләләренә, фәнни танып-белүнең методологияләренә багышлана.
Чуаш АССР ЮС, Чуаш Республикасы Дәүләт Советы Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Психофизиологическая проблема. Чебоксары, 1993;
Мозг, психика, физика. М., 1994;
Методология научного познания: В 3 ч. М.-Чебоксары, 2001 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.