Биографиясе

1951 елның 9 гыйнвары, Үзбәкстан ССР, Нәманган шәһәре – 2022 елның 15 феврале, Казан.

Казан сынлы сәнгать училищесен (1970), И.Е.Репин исемендәге Ленинград нәкышь, скульптура һәм архитектура институтын (1976, А.Д.Зайцев остаханәсе), СССР Сәнгать академиясенең Казандагы Х.Г.Якупов җитәкчелегендәге нәкышь иҗат остаханәсен (1980) тәмамлый.

Казан сынлы сәнгать училищесендә укыта (1976–1978, 1982–1984), бер үк вакытта 1980 елдан Татарстан Сәнгать фондында эшли. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1980), 2008–2020 елларда ТР Рәссамнар берлеге рәисе.

Гыймаев З.Ф. Өч ай. 1997

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Тематик картина, портрет, пейзаж, натюрморт жанрларында уңышлы эшли. «Әбигә хат килде» (1979), «Кичке автобуста» (1980), «Өч ай» (1997) картиналары тирән тәэсирле эчтәлек, лиризм белән сугарылган.

З.Гыймаев иҗатында портретлар, шул исәптән төркемле портретлар зур урын алып тора. Шәхесләрнең тышкы охшашлыгына ирешү белән беррәттән, рәссам аларның эчке дөньясын тирәнтен чагылдыру, катлаулы фонда дөрес сайланган аксессуарлар ярдәмендә төгәл һәм үзенчәлекле композиция төзү осталыгына ия («Татарстан акробатлары», 1979; «Икәү чәй эчү. Язучы Фәнис Яруллин һәм аның хатыны Нурсөя ханым», 2000).

Шулай ук татар артистлары, режиссёрлары, драматурглары портретлары сериясен булдыра («Гаяз Исхакый», 1993; «Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская», 1993; «К.Тинчурин һәм С.Сәйдәшев», 1993; «Рәфкат Бикчәнтәев», 1994; «Нәкый Исәнбәт», 1995; «Туфан Миңнуллин», 1995; «Кәшифә Тумашева», 1999; «Гали Надрюков», 1999; «Гали Ильясов», 1999; «Дамир Сираҗиев», 2001; «Празат Исәнбәт», 2002 һәм башкалар).

«Күкидә кич» (1978), «Өмбе авылында көз» (1982) лирик пейзажлары, «Татар сөлгесе белән натюрморт», «Иске кофе савыты белән натюрморт» (икесе дә – 1978) авторы.

Гыймаев З.Ф. Куки авылында кич. 1995

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Гыймаев З.Ф. Грайфсвальд порты. 2000

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Бөтенсоюз, бөтенроссия, төбәкара һәм республика күргәзмәләрендә (1970 елдан), Төркия (1991 елдан) һәм Словакиядә (1994 елдан) узган халыкара күргәзмәләрдә, «Тюрксой» 3 нче халыкара пленэрында (Төркия, Анталия) катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1998 (Словакия, Снин шәһәре), 1995, 2001 (Казан), 2002 (Яшел Үзән шәһәре) елларда уза.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, В.Суриков исемендәге сынлы сәнгать музеенда (Красноярск шәһәре), Пермь картиналар галереясында, С.Сәйдәшев исемендәге музейда, Әлмәт шәһәре картиналар галереясында, Татар академия театрында, шулай ук Польша, Словакия, Чехия, Германия, Төркия, Франция, Англия, Израиль, АКШ һәм башка илләрдәге шәхси коллекцияләрдә саклана.

Гыймаев З.Ф. Мим. Фәрит Абдуллин портреты. 1978

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Бүләкләре

З.Ф.Гыймаев – Б.Урманче исемендәге (2003), Г.Тукай исемендәге (2005) дәүләт премияләре лауреаты.

Әдәбият

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Новицкий А. Один из лучших мастеров // Казань. 2002. №5.

Колина С. Освещенные солнцем // шунда ук.

Автор – М.Е.Ильина

Гыймаев З.Ф. Рәшит абый. Портрет. 1990

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее