Эчтәлек

Нәсел башы — Усы даругасы Карышбаш авылыннан (хәзер БРның Балтач районы Үрге Карышбаш авылы) мишәр старшинасы Яныш Абдуллин (1682–?). 1743 елда Усы даругасы Озёрки авылында яши. 1735–1740, 1747, 1755–1756 еллардагы башкорт-татар күтәрелешләрен бастыруда катнаша. Вазифасыннан законсыз файдаланганы өчен эше Сенатның Башкорт эшләре буенча комиссиясендә тикшерелә.

Иң билгеле балалары:

Солтанморат, Солтанморат авылына (хәзер БРның Аургазы районы) нигез сала.

Әхмәр, 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында җирле халыкның күтәрелешләрен бастыруда катнаша. Алтын медаль белән бүләкләнә.

Бәхтияр, старшина ярдәмчесе, шулай ук 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышын бастыруда катнаша, поход старшинасы (1776 елдан), Себер даругасы мишәр командасы старшинасы (1777 елдан), Бөре өязе мишәр командалары старшинасы (1790 еллар). 1775 елда Бәхтияр Санкт-Петербургта «башкорт депутациясе» составында император Екатерина II хозурында була. Алтын медаль белән бүләкләнә (1776).

Нигъмәтулла Солтанморатов, поручик, 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышы вакытында халык күтәрелешләрен бастыруда катнаша, Себер даругасы мишәр командасы старшинасы. Алтын медаль белән бүләкләнә. Аның исемен Нигъмәтулла авылы йөртә (хәзер БРның Әлшәй районында). XVIII йөз ахыры — XIX йөз башында Янышевлар нәселенә дворянлык дәрәҗәсе бирелә.

Рәхмәтулла Солтанморатов, улы Шәмселмөлек белән бергә XIX йөз уртасында Оренбург губернасы дворяннар шәҗәрәләре китабының 3 нче бүлегенә кертелә. 1874 елда зауряд-хорунжий Нуретдин Янышевның милкендә Уфа губернасының Бөре өязендә 500 дисәтинә җир һәм 1 мең дисәтинә урман була.

Әдәбият      

Габдуллин И.Р. От служилых татар к татарскому дворянству. М., 2006; 

Башкирская энциклопедия. Уфа. 2012. Т. 7.