Эчтәлек

1841 елның 1 октябре — 1902 елның 6 июне.

Самара губернасы Бөгелмә өязе Түбән Чыршылы авылы мәдрәсәсендә укый, 1867 елда Чистай мәдрәсәсен тәмамлый.

1870–1899 елларда Бөгелмә өязе Миңлебай авылы мәдрәсәсенең мөдәррисе һәм мәчетнең имам-хатибы.

Урта Идел буенда җәдит мәдрәсәләре оештыручыларның берсе, дәреслекләр авторы.

1899 елда дини эшчәнлектән ераклашып, китап басу эше белән шөгыльләнә башлый.

1900 елда Оренбург шәһәрендә зур булмаган басмаханә сатып ала. Гомуми тиражы 52,4 мең данә булган 27 исемдә китап бастыра. Кәримовның наширлек эшчәнлеген аның улы Ф.Г.Кәрими дәвам итә.

Әдәбият

Кәрими Ф. Мәрхүм Гыйльман ахун. Оренбург, 1904;

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала XX века. К., 1974.