Биографиясе

1931 елның 28 сентябре, Ленинград шәһәре – 2018 елның 26 ноябре, Казан шәһәре.

Куйбышев медицина институтын тәмамлаганнан соң (1955 ел), «Первомайбурнефть» идарәсе медицина-санитария частенда хирургия бүлеге мөдире.

1958 елдан Куйбышев медицина институтының хирургия кафедрасында. 1960–1967 елларда Белоруссия дәүләт табибләр белемен камилләштерү институтының (ГИДУВ) күкрәк балалары һәм балалар хирургиясе кафедрасында, 1961 елдан ясалма кан әйләнеше лабораториясе башлыгы.

1967–1999 елларда Казан медицина университетының балалар хирургиясе кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре балаларда үпкә авыруларын хирургик дәвалауга карый.

Россия балалар хирурглары ассоциациясенең шәрәфле әгъзасы (1996 ел).

Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге балалар хирургиясендә яңа технологияләр эшләгәне һәм гамәлгә керткәне өчен бирелә (1997 ел).

1990–1993 елларда – Россия Федерациясе халык депутаты, 1999–2007 елларда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты.

Бүләкләре

Медальләр, шул исәптән 2 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале; Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Неотложная пульмонология детского возраста. Л., 1978.

Ошибки и опасности в хирургии детского возраста. Л., 1979.

Лёгочные кровотечения у детей. Л., 1983.

Хирургические заболевания лёгких у детей. Л., 1988.

Этика и деонтология в хирургии. М., 1988.

Әдәбият

Профессор Михаил Рафаилович Рокицкий // Казан. мед. журн. 2001. № 6.

Автор – В.Ф.Богоявленский