1948 елның 28 июнендә Свердловск шәһәрендә туган.

Свердловск тау казылмалары (1972) һәм Свердловск халык хуҗалыгы (1983) институтларын тәмамлый.

1972–1977 елларда «Уралгипроруда» проектлау институтында инженер-конструктор, 1977–1989 елларда Урал электротехника заводында инженер, бүлек мөдире, 1989–1990 елларда «Уралчерметавтоматика» институты директоры, 1990–1992 елларда «Европа-Азия» фәнни-тикшеренү институтлары һәм тәҗрибә предприятиеләре ассоциациясе генераль директоры.

1992–1995 елларда Урал төбәге галимнәре, кәсәбәчеләре һәм сәнәгатьчеләренең «Якташ» берлеге президенты. 1996 елдан Татарстан Республикасының Екатеринбург шәһәре һәм Свердловск өлкәсендәге вәкаләтле вәкиле.