Ана токым килеп чыгышы (мәсәлән, аллювиаль утырмалар, лёсслар һәм лёссыман комсыл балчыклар), химик составы (карбонатлы, хлорид-сульфатлы һ.б.), гранулометрик составы (комлы, комсыл балчыклы, балчыклы) буенча бүленә.

Минераль составы һәм җилләнү дәрәҗәсенә карап, туфрак ясаучы токымнарны төркемнәргә бүләләр: беренчел минералларга бай массив кристаллик токымнар һәм аларның элювие; утырма вакланма токымнар; хәзерге континенталь элювиаль-делювиаль һәм аллювиаль китерелмәләр, бозлык, су-бозлык һәм эол утырмалары. Ана токымның үзенчәлекләре төрле интенсивлыкта һәм формаларда була, бу бигрәк тә туфрак төрләре һәм төркемнәре бүленешендә һәм классификациясендә чагыла.

ТРда ана токым буларак төп токымнар (известьташлар, доломитлар, мергельләр, балчыклар һәм комташлар), төп токымнарның җилләнгән элювиаль, делювиаль һәм эол продуктлары, елга үзәннәрендә аллювиаль утырмалар урын алган. Пермь системасының югары бүлек утырмалары аеруча күп очрый. Көнбатыш Кама алды һәм Идел алдында (аның үзәк һәм төньяк өлешләрендә) татар ярусының комсыл-балчыклы кызыл төстәге һәм карбонатлы-балчыклы чуар төстәге утырмалары киңрәк таралган. Көнчыгыш Кама аръягы һәм Көнчыгыш Кама алды территорияләренең күп өлеше Казан ярусының известьташ катлаулары белән аралашкан комсыл-балчыклы утырмалары белән түшәлгән. Республиканың көньяк-көнбатышында туфрак ясалу процессында юра һәм акбур системасы утырмалары - мергель һәм комташ катламнары белән аралаш җилләнгән соры һәм коңгырт соры балчык продуктлары катнаша. Идел, Кама, Ык һ.б. елгаларның борынгы үзәннәрендә неоген системасының яшьрәк — күл-диңгез һәм континенталь утырмалары ана токым булып тора. Елгаларның хәзерге үзәннәре дүртенчел система балчык һәм комсыл балчыклары белән түшәлгән. Шулай ук лёссыман комсыл балчыклар да дүртенчел чор яшендә, аларда аеруча уңдырышлы кара туфраклар хасил булган. Идел, Кама, Казансу, Илләтнең биек террассалары урыны-урыны эол комнары китерелмәләр белән капланган, алардан яралган көлсу туфракларда нарат урманнары үсә. Ана токым алмашуы рельефка һәм урынның абсолют биеклегенә бәйле. Субүләрләрдә ана токым — аз үзгәргән төп токымнар һәм аларның элювие, ә субүләр сөзәклекләрендә — төп токымнарның су агымы белән күчерелгән җилләнгән продуктлары (делювий).

Ана токым туфракның гранулометрик, химик һәм минераль составына, аның физик һәм физик-механик үзлекләренә, бигрәк тә туфрак ясалуның башлангыч стадияләрендә су-һава, җылылык һәм туклану режимына йогынты ясый. Ана токым составы һәм үзлекләре туфрак ясалу процессы тизлегенә һәм аның юнәлешенә тәэсир итә. Мәсәлән, ТР территориясендә озак вакыт дәвамында тыгыз известьташлар һәм доломитлар элювийларында кәсле-карбонатлы сай туфраклар формалаша, аларның калынлыгы 20-30 см дан артмый. Шул ук вакытта комсыл балчык һәм балчыксыл утырмалар белән түшәлгән сүбүләр тигезлекләрендә һәм сөзәклекләрендә соры урман туфраклары һәм тирән профильле (1-1,5 м һәм артыграк) кара туфраклар киң таралган. Кальций һәм магний карбонаты булган токымнарда нейтраль яки аз ачылыклы реакцияле, мул гумуслы һәм суга чыдам структуралы туфраклар формалаша.

Авторлар — А.П.Дедков, Ф.Г.Борһанов