- РУС
- ТАТ
педиатр, биохимик, медицина фәннәре докторы (1983)
1928 елның 4 маенда Кырым АССРның Евпатория районы Акмәчет авылында туа.
Харьков медицина институтын тәмамлаганнан соң (1951), шунда ук, хирургия аппаратлары һәм инструментларын эксперименталь сынау буенча фәнни-тикшеренү лабораториясендә эшли.
1953 елдан СССР МФАнең Патологик физиология институтында (Мәскәү). 1956 елдан Львов өлкәсе Стрый шәһәре балалар хастаханәсендә табиб-педиатр.
1960 елдан Мурманск өлкәсенең Кола районы Кица станциясе участок хастаханәсе табиб-терапевты.
1964–1997 елларда Казан медицина институтының үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясендә биохимия төркеме мөдире.
Хезмәтләре кан оешуны көйләү мәсьәләләренә карый.
Медальләр белән бүләкләнә.
Специфические и неспецифические методы лечения при экспериментальной терапии туберкулёза // Патофизиология и экспериментальная терапия. 1957. № 2;
Изменение контактной фазы свёртывания крови при перитонитах // Казан. медицина журн. 1973. № 3 (автордаш);
Прямое воздействие ферментов контактной фазы свертывания с иммобилизованным норадреналином // Казан. медицина журн. 1975. № 6.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.