Биографиясе

1920 елның 10 марты, хәзер БРның Көергәзе районы Ялчыкай авылы — 2002 елның марты, Үзбәкстан Республикасының Сәмәрканд шәһәре.  

Уфа шәһәренең моторлар заводында слесарь булып эшли.

1940 елдан Кызыл Армиядә.

1942 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында: 435 нче танкка каршы артиллерия полкында (69 нчы армиянең 8 нче аерым танкка каршы артиллерия бригадасы) туп командиры. Белоруссия һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Люблин-Брест (1944), Варшава-Познань һәм Берлин (икесе дә 1945 тә) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 20 августында Пулавы (Польша) шәһәре янында Висла елгасының сул ярында урнашкан плацдармны киңәйтү операциясендә (танкка каршы атучы тупны сафтан чыгара һәм пулемёт утын бастыра, 1945 елның 14 гыйнварында Лавецко-Нове торак пункты (Пулавыдан 10,5 км көньяк-көнчыгыштарак) янында дошманның күзәтү пунктын һәм 10 лап солдатын юк итә) батырлык күрсәтә. Познань (Польша) шәһәре янындагы сугышта, ачык позициядән атып, дошманның миномёт утын бастыра һәм күп кенә солдатын юк итә. 1945 елның 17 апрелендә Лебус шәһәренең (Германия) көнбатыш читендә барган сугышларда, туптан атып, дошманның танкка каршы атучы тубын, 2 пулемётны сафтан чыгара һәм 10 лап солдатын юк итә.

Демобилизацияләнгәч (1946), туган илгә кайта.

1948–1953 елларда Гарм шәһәрендәге (Таҗикстан ССР) мәктәптә хәрби әзерлек укытучысы, 1953–1980 елларда 3 нче Сәмәрканд авторемонт заводында слесарь булып эшли.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият     

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр.словарь. М., 2000.