- РУС
- ТАТ
Рәссам, коллекционер, сәнгать белгече
1858 ел, Санкт-Петербург – 1921 ел яки 1922 ел, Париж.
Балалык һәм үсмерлек елларын Франциядә уздыра. Париждан ерак түгел колледж тәмамлый (1878), тел һәм әдәбият белемен Бордо шәһәрендә ала, нәкышь сәнгатен Парижда, рәссам Бугрда үзләштерә.
1870 еллар ахырында Казанга килә. Казандагы Беренче ир балалар гимназиясендә (1893 елдан), Родионованың затлы нәсел кыз балалар институтында, Реаль училищеда (1900 елдан), Казан университетында (1910 еллар башыннан) француз теле һәм әдәбияты укыта. Казан нәфис сәнгать сөючеләр җәмгыяте әгъзасы (1895). 1919 да Франциягә китә.
Күбесенчә реалистик юнәлештә иҗат итә. Портрет («Мех якалы яшел күлмәк кигән хатын-кыз портреты», 1886; «Ханым портреты», 1880 еллар; «Казан антиквары Якуб Ишмиев портреты», 1890 еллар; «Яшь татар хатын-кызы», 1896), пейзаж (Казанның тирә-юне сурәтләнгән этюдлар) жанрларында эшли; китапларга иллюстрацияләр ясый. Л.О.Сиклер тарафыннан француз телендәге рус әкиятләренә иллюстрация буларак башкарылган «Шәһәр урамы» гравюрасының эскизы (тушь) аның XVI йөз ахыры – XVII йөз башы рус архитектурасын һәм көнкүрешен яхшы белүен күрсәтә.
Казанга килүенең беренче елларыннан Л.О.Сиклер татарлар һәм башка Идел буе халыкларының матди мәдәнияте предметларыннан этнографик коллекция җыя башлый (5 меңнән артык саклау берәмлеге). Тупланмаларының аеруча кыйммәтле һәм уникаль өлеше Казан татарларының гамәли-бизәлеш сәнгате әсәрләре була: ир-атлар һәм хатын-кызларның өс-баш, аяк киемнәре, көнкүреш әйберләре, зәркән эшләнмәләр.
Л.О.Сиклер тупланмаларыннан оештырылган беренче күргәзмә (татарларның борынгы өс киемнәре, сөлгеләр, бизәнү әйберләре, мөһерләр, Коръән һәм догалык савытлары һ.б.) 1912 елда Казан университетында уздырыла. Җирле матбугатта күргәзмәгә югары бәя бирелә. Ул арада, әлеге тупланмалар галимнәр һәм коллекционерлар арасында зур кызыксыну уята, Санкт-Петербург, Мәскәү, Германия, Швеция, Финляндия, Төркия галимнәре һәм музей коллекционерлары аларны сатып алырга теләк белдерә.
1919 елда, тупланмаларның сакланышын кайгыртып, рәссам аларны Идел буе бөтенроссия музейлар һәм борынгы истәлекләрне саклау эшләре коллегиясенә сата, тупланманың бер өлеше, Казанга кайтару шарты белән, Мәскәүгә җибәрелә. Ләкин коллекциянең күпчелек өлеше (Болгар, Биләр табылдыклары, рус, чуаш һәм мари этнографик материаллары) Хельсинкидагы Финляндия Милли музеенда пәйда була. ТАССР Үзәкләштерелгән музее хезмәткәре Б.Ф.Адлерның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1920 елда Казанга 1700 данә тарихи ядкәр кайтарыла (ТР Милли музеенда һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда сакланалар).
Л.О.Сиклер, А.Ф.Лихачёв сәнгать коллекциясенең кыскача күрсәткечен төзүче автор буларак, аны системага сала һәм өлешчә атрибутлаштыра.
1890 еллар ахырында – 1900 еллар башында Казанда узган сәнгать һәм тарих күргәзмәләрендә катнаша. Әсәрләре ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана.
Краткий указатель картин коллекции А.Ф.Лихачёва в Казанском городском музее. Казань, 1895.
Краткий указатель художественной этнографическо-археологической выставки, собранной Л.О.Сиклером. Казань, 1912.
Каталог Первой выставки картин и этюдов местных и иногородних художников в помещении Казанской художественной школы. Казань, 1896.
Адлер Б.Ф. Коллекция Сиклера // Казан. музейный вестн. 1922. № 2.
Русское искусство XVII – начала XX веков. Живопись: Каталог. Казань, 2005.
Автор – И.Ф.Лобашева
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.