Тарихы

XVIII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 287,3 дисәтинә тәшкил итә.

1895 елда авылда бер класслы чиркәү-приход мәктәбе ачыла (үз бинасында урнаша). 1911 елда – мәктәптә 18 ир бала, 6 кыз бала, 1920 елда 10 ир бала, 14 кыз бала укый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Кызылтау волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамдыш кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Мамадыш, 1958 елның 19 июленнән Алабуга районында.

Хәзер Яковлево авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Красный Прибой” колхозы оештырыла. 1958 елда “1 май” колхозы (Чыршы авылы) составына керә. 1969 елда “1 май”, “Память Кирова” (Яковлево авылы), “Красный луч” (Олы Елово авылы) колхозлары җирлегендә “Память Кирова” совхозы булдырыла. 1995 елдан “Память Кирова” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Мәдәният

Авылдан төньяк-көнбатыштарак неолит чоры археология ядкәрләре табыла.

Халык саны

1859 елда – 117,
1897 елда – 186,
1908 елда – 259,
1920 елда – 226,
1926 елда – 249,
1938 елда – 222,
1949 елда – 182,
1958 елда – 144,
1970 елда – 81,
1979 елда – 35,
1989 елда – 25,
2002 елда – 24,
2010 елда – 15,
2017 елда – 16 кеше (руслар – 88%, татарлар – 6%, башка милләт вәкилләре – 6%).