- РУС
- ТАТ
Татарстанның Түбән Кама районындагы авыл, Кама елгасы буенда, Түбән Кама шәһәреннән 14 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
1724 елдан мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, балык тоту, елга судноларында матрос булып эшләү.
XIX йөз ахрында авыл җәмәгатенең имана җире 520 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Сухарево волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.
Хәзер – Каенлы авыл җирлегендә.
1930 елларда авылда “Дружба” колхоз оештырыла. 1950 елдан “Беренче Май” колхозында (үзәк утары – Борок авылы), 1960 елдан берләштерелгән ”Красный Зай” колхозы (үзәк утары – Байгол авылы), 1970 елда шул ук исемдәге совхоз итеп үзгәртелә (үзәк утары – Каенлы авылы).
1993–1995 елларда "Зәй" күмәк предприятиесе эшли. 1996–2007 елларда “Зәй” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, 2018 елдан “Орсис-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.
Авыл янында археология истәлекләре – Березовая Грива I туктаулыгы (Казан яны культурасы) табыла.
1859 елда – 139,
1870 елда – 191,
1920 елда – 218,
1926 елда – 257,
1938 елда – 303,
1949 елда – 277,
1958 елда – 140,
1970 елда – 119,
1979 елда – 84,
1989 елда – 48,
2002 елда – 41,
2010 елда – 67,
2022 елда – 99 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.