Тарихы

1680 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Кулар Савруш исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, бүрек тегү-тегүчелек кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, ярма яргыч, 5 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1404,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 гелга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Ключище волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Лаеш кантонында, 1927 елдан Арча кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.

Хәзер – Үзәк авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Чулпан» колхозы оештырыла. 1957 елдан – Сталин исемендәге совхозда (үзәк утары – Үзәк поселогы, шулай ук. Баландыш, Олы Нырсы, Карабаян, Субаш, Шармаш, Айдар, Алга, Борчаклы Яз, Кече Мирәтәк, Кече Нырсы, Пановая Гора, Урта Мишә, Иске Карабаян, Тәмте авыллары, Петровский поселогы керә), 1962 елда Ленин исемендәге совхозга (үзәк утары – Үзәк поселогы) үзгәртелә.

1968 елдан ВАСХНИЛ Бөтенроссия бүлеге каршындагы Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының элиталы орлыклар җитештерү буенча Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы (үзәк утары – Үзәк поселогы) эшли, 2005 елда хуҗалык «ВАМИН-Теләче агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Ленин исемендәге бүлегенә үзгәртелә.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Тулы булмаган урта мәктәп (2002 елдан, 2007 елда мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее оештырыла, оештыручысы – Н.Ә.Альтапова), мәдәният йорты (бинасы 1984 елда төзелә), китапханә (1961 елдан, 1984 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты, «Хәлил» мәчете (2005 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Ялкын» театр, «Яшьлек» фольклор коллективлары (икесе дә – 2019 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Т.К.Сираҗетдинов (1927–2016) – техник фәннәр докторы, профессор, РФ һәм Татарстан Республикасының атказ. фән һәм техника эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы.

Халык саны

1782 елда – 85 ир-ат;
1859 елда – 662,
1897 елда – 960,
1908 елда – 1160,
1920 елда – 1237,
1926 елда – 1049,
1938 елда – 1077,
1949 елда – 812,
1970 елда – 770,
1979 елда – 679,
1989 елда – 518,
2002 елда – 451,
2010 елда – 421,
2020 елда – 421 кеше (татарлар).