Биографиясе

1896 елның 9 марты, Казан губернасы Казан өязе (хәзер Биектау районы) Алат авылы – 1949 елның 17 ноябре, Минск.

Казанда киез итек остаханәсендә эшли.

1915 елдан - Беренче бөтендөнья сугышында. Унтер-офицер дәрәҗәсендә әсирлеккә төшә.

1918 елдан Казан икмәк пешерү йортында утын яручы булып эшли.

1920 елда Казан мөселман пехота командирлары курсларын, Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенең Механизация һәм моторизация хәрби академиясен (1935), Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең К.Е.Ворошилов исемендәге Химик саклану хәрби академиясен (1938) тәмамлый.

Гражданнар сугышында Юденич, Деникин армияләренә каршы сугыша. Кызыл Армиядә командир урыннарында хезмәт итә.

1932 елдан танк гаскәрләре батальоны командиры. 1 нче моторлаштырылган дивизия, 30 нчы аерым танк бригадасы командиры, 18 нче танк дивизиясе командиры урынбасары.

1941 елның апреленнән Калинин фронтында 27 нче танк дивизиясе, автобронетанк гаскәрләре белән җитәкчелек итә, Сталинград сугышында, Ростов һәм Воронеж өлкәләрен, Украинаны азат итүдә катнаша. Аның 23 нче танк корпусы Румыниядә, Венгрия һәм Австриядә сугыша.

Яссы-Кишинев операциясендә (1944), Будапешт өчен барган сугышларда (1945) батырлык күрсәтә. 1945 елның гыйнвар-февраль айларында Венгриядә Будапешт өчен барган сугышларда сан ягыннан өстен «Үле баш» һәм «Викинг» СС танк дивизияләрен чигенергә мәҗбүр иткән 23 нче танк корпусы командующие. Дошманның 100 берәмлек бронялы техникасы, төрле калибрлы 59 тубы, 1500 солдаты һәм офицеры сафтан чыгарыла.

1948 елдан Белоруссия хәрби округының бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләре командующие.

Бүләкләре

Ике Ленин, ике Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Суворов, 1 нче дәрәҗә Кутузов орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

А.О.Ахмановның бюсты Биектау поселогында Геройлар аллеясында урнаштырыла. Алат авылында аның исеме белән урам атала.

Әдәбият

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1963;

Гараев М. Ахманов Алексей Осипович // Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1982. Кн. 1;

Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. К., 2000;

Населенные пункты Республики Татарстан: иллюстрированная 8 энциклопедия: в 3 т. Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2021. Т. 2. С. 81, 82, 88;

Книга Героев = Батырлар китабы// сост.: М.В. Черепанов, Е.В. Панов. – Казань, 2022.