Эчтәлек

Х йөздә Гарәп хәлифәлегендә барлыкка килә. Әлеге жанрдагы әсәрләрдә, гадәттә, сәүдәгәрләрдән, байлардан көлүче хәйләкәр егет һәм хикәяләүче — шул вакыйгаларның шаһиты катнаша.

Мәкамә ритмга салынган проза белән катлаулы телдә языла, рифмалаша, кагыйдә буларак, сүз уйнату киң кулланыла. Циклларга (мәкамәт) берләшәләр.

Мәкамә иҗаты белән аеруча гарәп-фарсы шагыйре Әхмәд әл-Хәмәдани таныла (52 дән артык новелла, 990). Әлеге циклның герое — шагыйрь, галим Әбүл-Фәтх Искәндәри үзенең талантын өркетү һәм алдалау өчен файдалана.

Гарәп шагыйре Ибне әл-Хариринең Мәкамә циклы (50 гә якын новелла, XII йөз башы) герое Әбү Зәйд үзенең тапкыр телен һәм шигъри талантын шулай ук алдау, ялган өчен куллана. Мәкамәдә герой сөйләменең һәм шигырьләренең сәнгать дәрәҗәсе һәм фикер үткенлеге, сүз иҗаты һәм рифмалар камиллек дәрәҗәсенә җитә.

Әдәбият

Крымский А. Арабская поэзия в очерках и образцах. М., 1906;

Бади´ аз-Заман Абу-л-Фадл Ахмад ибн ал-Хусейн ал-Хамадани: Макамы. СПб., 1999.

Автор — А.М.Ахунов