- РУС
- ТАТ
Татарстанның Актаныш районындагы авыл, Актаныш авылыннан 36 км көньяк-көнбатыштарак, Шәбез елгасының югары агымы буенда урнашкан
Авылга XVII йөздә нигез салына.
XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар катлавына керә.
1773 – 1775 елгы Крәстияннәр кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында көрәшә, восстаниедә актив катнашкан авыл кешеләренең берсе Мөхәммәд Йосыпов исеме билгеле.
Бу чорда авыл халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
Мәчет 1831 елдан мәгълүм.
Авылда тегермән (1848 елда), бакалея һәм хуҗалык кибетләре була. 1913 елда авыл җәмәгатенең имана җире 2181 дисәтинә тәшкил итә.
1866 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Калмаш түбәсе Байлар волостена, 1920 елга кадәр – Уфа губернасының Минзәлә өязе Семиостров волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.
Хәзер Әтәс авыл җирлеге үзәге.
1929 елда авылда “Игенче” колхозы оештырыла. 1956 елда аның составына “Кызыл игенче” колхозы (Иске Бикчәнтәй авылы), “Алга” колхозы (Чирү, Апач авыллары) керә. 1994 елдан “Игенче” кооперативы берләшмәсе. 2003 – 2008 елларда “Игенче” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.
Халкы күбесенчә “Агрофирма “Әнәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1984 елда урта мәктәп (1985 елда яңа бина төзелә), 2003 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.
1968 – 1993 елларда Әтәс урта мәктәбендә директор булып РФнең Халык мәгарифе отличнигы С.А.Фәттахов эшли.
Авылда фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, клуб (2015 елда төзелгән Иҗтимагый үзәк бинасында урнаша) бар.
2005 елда Әтәс һәм Апач авыллары арасында “Әтәс-Апач” мәчете төзелә.
А.Г.Хөсәенов (1959 елда туган) – композитор, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе.
1795 елда – 208,
1834 елда – 400,
1859 елда – 560,
1897 елда – 565,
1906 елда – 736,
1913 елда – 644,
1920 елда – 527,
1926 елда – 441,
1938 елда – 395,
1949 елда – 259,
1958 елда – 251,
1970 елда – 259,
1979 елда – 248,
1989 елда – 198,
2002 елда – 191,
2010 елда – 190,
2015 елда – 185 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.