Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, такта яру.

XX йөз башында авылда мәчет (1836 елдан билгеле), икмәк саклау-сату кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2034 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Шәрип волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Такталачык авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Чулпан” колхозы оештырыла, 1950 елларда “Таң” колхозы составында (Такталачык авылы).

Мәгариф һәм мәдәният

1998 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп, 2004 елга кадәр клуб эшли.

Күренекле кешеләре

М.Г.Арсланов (1947 елда туган) – театр белгече, сәнгать белеме докторы, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, ТРның атказанган фән эшлеклесе;

Р.С.Гәрәев (1942 елда туган) – медицина фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, ТРның Фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләге лауреаты;

К.Ф.Сәйфетдинов (1955 елда туган) – ТРның атказанган зоотехнигы, адмирал Кузнецов ордены кавалеры, СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын медале белән бүләкләнә.

Халык саны

1795 елда – 65,
1834 елда – 170,
1859 елда – 246,
1870 елда – 253,
1884 елда – 269,
1897 елда – 293,
1913 елда – 291,
1920 елда – 298,
1926 елда – 307,
1938 елда – 310,
1949 елда – 250,
1958 елда – 216,
1970 елда – 214,
1979 елда – 177,
1989 елда – 89,
2002 елда – 60,
2010 елда – 58,
2015 елда – 52 кеше (татарлар).