Административ-территориаль буйсынуы

Поселокка 1926 елда Югары Лоҗы һәм Кызыл Кадка (хәзер Түбән Кама районы) авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала.

Нигез салынган көннән поселок ТАССРның Чаллы кантоны Токмак волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Югары Шепкә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында поселокта “Кызыл Юл” колхозы оештырыла. 1950 елдан − зурайтылган “Объединение” (Иске Пәлчекәү авылы), 1958 елдан “Путь к коммунизму” колхозы составында (Югары Шепкә авылы), 1992 елда “Татарстан” колхозына үзгәртелә.

Халык саны

1938 елда – 107,
1949 елда – 69,
1958 елда – 81,
1970 елда – 108,
1979 елда – 54,
1989 елда – 23,
2002 елда – 7 (татары),
2010 елда – 1 человек,
2017 елда – даими яшәүчеләр юк.