- РУС
- ТАТ
Невропатолог, медицина фәннәре докторы (1970 ел), профессор (1972 ел), ТАССР, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1987 ел, 1993 ел)
1934 елның 22 мае, Казан шәһәре – 1994 елның 15 октябре, шунда ук.
Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1957 ел), Казан ГИДУВының нерв авырулары клиникасында, 1961 елдан балалар неврологиясе кафедрасында, 1971 елдан кафедра мөдире.
Хезмәтләре яңа туган балаларда нерв системасы зәгыйфьләнү очракларын өйрәнүгә карый. Балалар неврологиясендә яңа фәнни юнәлешкә – яңа туган балаларда туу вакытында барлыкка килгән нерв системасы зәгыйфьлеген, шул исәптән арка мие зәгыйфьлеген өйрәнүгә нигез салучы. Ратнер тарафыннан балалар неврологиясендә аңа кадәр тасвирланмаган көзән җыеру халәте өйрәнелә.
Балалар неврологиясе өлкәсендә аеруча зур хезмәт куйган өчен Чехословакия медицина ассоциациясенең Пуркенье медале белән бүләкләнә (1978 ел).
Шейный остеохондроз и церебральные нарушения. Казань, 1970.
Нарушения мозгового кровообращения у детей. Казань, 1983.
Родовые повреждения нервной системы. Казань, 1985.
Поздние осложнения родовых повреждений нервной системы. Казань, 1990.
Розенгартен М.Ю. Генератор науки. Йошкар-Ола, 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.