Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Нырты авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда алпавыт П.А.Тарошкин утары территориясендә нәселле дуңгызлар үрчетү буенча “Нырты” совхозы оештырыла (XIX йөз ахыры – XX йөз башында анда П.А.Тарошкинның ат заводы була).

Шул ук елда поселокта “Беренче май” совхозы оештырыла. 1932 елда хуҗалыклар “Нырты” совхозына берләштерелә (Нырты совхозы поселогы), 1950 елда “Нырты” нәселле терлек үрчетү совхозы итеп үзгәртелә (1994 елдан күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2007 елдан – “Дружба” агрофирмасы” “Вамин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан – “Сөт иле”–“Дружба” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы, 2017 елдан “Дружба” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан – “Искра” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2019 елдан “Вахитов” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

2006 елда поселок территориясендә нефть ятмалары табыла һәм чыгарыла башлый.

Мәгариф һәм мәдәният

1934 елда башлангыч мәктәп ачыла (крәстиян йортында урнаша), 1949 елда – җидееллык, 1964 елда – урта мәктәп (1964 һәм 1981 елларда биналары төзелә) итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында 1997 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее (оештыручысы – Р.Х.Сабитова) эшли.

Авылда шулай ук балалар бакчасы (1933 елдан, 1997 елдан яңа бинада), мәдәният йорты (1975 елдан), китапханә (1937елдан, 1976 елдан яңа бинада), дәвалау амбулаториясе (2001 елдан, 1961–1990 елларда хастаханә эшли), мәчет (1991 елдан) бар.

2003 елга кадәр Урман хуҗалыгының картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт филиалы эшли.

Төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Тырышкин”, “Табыз чишмәсе” һәм “Башар чишмәсе”.

1942 елда поселокта 147 нче укчылар дивизиясе гаскәрләре урнаша.

Күренекле кешеләре

Н.В.Юкачев (1956–2009) – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, ТРның атказанган артисты.

Халык саны

1949 елда – 821,
1958 елда – 1053,
1970 елда – 1029,
1979 елда – 1051,
1989 елда – 803,
2002 елда – 821,
2010 елда – 703,
2017 елда – 1100 кеше (татарлар).