- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Олы Бахта елгасы буенда, Чистай шәһәреннән 17 км көнбатыштарак урнашкан
XVII–XVIII йөзләр чигендә Бахта елгасы буендагы пүчинкә буларак нигезләнә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке экономик крестьяннар һәм ясаклылар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту тарала.
1897 елда приход халкы хисабына Казан Мәрьям Анага, Изге Николай Чудотворецка һәм Изге Сергий Радонежскийга багышланган янкормалары белән агач Вознесение Господня чиркәве төзелә (сакланмаган).
Авылда шулай ук иске дин тарафдарлары да яши (1903 елда – 54 кеше).
1875 елда земство мәктәбе ачыла (1903 елда 42 ир бала һәм 6 кыз бала укый). XX йөз башында авылда волость идарәсе, этап йорты урнаша, 7 җил тегермәне, 3 ярма яргыч, казна шәраб кибете һәм 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2710,9 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Иванаево волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.
Хәзер Кубас авыл җирлеге составында.
Күмәкләштерү чорында Ленин исемендәге колхоз оештырыла. 1961 елдан авылда – шул ук исемдәге эреләндерелгән колхоз (үзәк утары – Кубас авылы), 1994 елдан – «Кама» күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2004 елдан «Родник» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
2000 еллар башына кадәр башлангыч мәктәп эшли.
Авылда клуб (1974 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (икесе дә – 1965 елгы бинада), шулай ук 1998 елда төзекләндерелгән «Изге чишмә» кизләве бар.
Авыл янында археология истәлекләре Иске Иванаево I һәм II авыллыклары (болгар чоры) табыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.