Тарихы

Поселокка XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

Башта халкы асаба башкортлар катлавына керә, 1750 елда җирләр типтәр мариларга арендага бирелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, умартачылык, чабата үрү.

1773 – 1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында сугыша.

XX йөз башында бакалея, шәраб кибетләре була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 830 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостена керә. 1920 елда ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Актаныш районында.

Хәзер Иске Сәфәр авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында “У-Илыш” колхозы оештырыла. 1949 елда Молотов исемендәге колхоз белән (Иске Кадермәт авылы) “Салкын Чишмә” колхозына берләштерелә. 1957 елда “Октябрьнең 12 еллыгы” колхозы белән (Иске Сәфәр авылы) берләшә.

Мәгариф

1916 елда поселокта мәктәп ачыла (хәзер эшләми).

Халык саны

1795 елда – 69,
1816 елда – 46,
1834 елда – 88 ир заты;
1959 елда – 203,
1870 елда – 231,
1884 елда – 318,
1906 елда – 308,
1913 елда – 314,
1920 елда – 321,
1926 елда – 117,
1938 елда – 191,
1949 елда – 120,
1958 елда – 128,
1970 елда – 131,
1979 елда – 114,
1989 елда – 50,
2002 елда – 51,
2010 елда – 39,
2015 елда – 50 кеше (марилар).