Биографиясе

Гомер еллары: XII йөз.

Әбү Бәкер исеме Биләр шәһәрлеге археологик казылмаларында табылган бронза йозакка 1146–1147 елларда чокып язылган. Йозак сигез кырлы призма формасында, стильләштерелгән ат (эт) сурәте рәвешендә ясалган, үсемлексыман рәсем һәм «Әбү Бәкер Әхмәт углы эше. Моның иясенә бетмәс-төкәнмәс дан, вә иминлектә танылу, вә олуг бәхет, вә бөеклек, вә муллык», – дигән гарәп язуы белән уемлап бизәкләнгән.

Моңа охшаш йозаклар казу эшләре вакытында Болгар һәм Биләр шәһәрлекләрендә, шулай ук Херсонес шәһәрлегенең IX–X йөзләргә караган хәзинәләре арасында табылган.

Әдәбият

Малов Р. Замок из Билярска с арабской надписью // Записки коллегии востоковедов при Арабском музее. Л., 1926.

Смирнов А.П. Волжские булгары. М., 1951.