Зөянең сул кушылдыгы.

Озынлыгы 44,2 км, ТР чикләрендә – 16 км. Бассейнының мәйданы 368 км2. Идел буе калкулыгыннан ага. Елга башы Чуашстан Республикасы территориясендә, тамагы Яшел Үзән районының Прибой поселогыннан 3 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 54 м. Калкулыклы тигезлекләр буйлап ага, түбән өлешендә елга тугае сазланган. Елга үзәне асимметрияле. Үзән сөзәклекләре сызалар һәм ерымнар белән нык бүлгәләнгән. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 11%.

Әрә елгасының 0,6 км дан алып 8,7 км га кадәр озынлыктагы 25 кушылдыгы бар, алар арасында иң зурысы Бүшәрмә елгасы (уң кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,38 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты туендыру модуле 0,1-0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана, коры елларда елганың түбән агымы кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 90 мм, ташу агымы катламы 77 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь ахырында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,058 м3/с.

Ел дәвамында суы уртача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Елга бассейнында гомуми күләме 761 мең м3 булган 2 буа бар.

Су ресурслары сугару өчен кулланыла.