Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, печән әзерләү, аучылык, балыкчылык.

XX йөз башында авылда мәчет (1808 елдан билгеле), бакалея, икмәк саклау-сату кибете бар.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2779,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Шәрип волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Татар Ямалы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда коммуна оештырыла (беренче рәисе – М.Вәлиев), яшелчәчелек, бакчачылык белән шөгыльләнәләр.

1930 елда “Искра” колхозы оеша (беренче рәисе – Г.Фәйзуллин). 1966 елда авылда “Актаныш” терлекчелек совхозы оештырыла, аның составына Куйбышев исемендәге колхоз керә (Бурсык, Буазкүл авыллары).

1998 елда “Ямалы” берләшмәсе кооперативлары, 2003 – 2006 елларда “Ямалы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2006 елдан “Чиялек” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Чиялек” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1930 еллар ахыры – 1940 еллар башында җидееллык, 1987 елда – урта мәктәп (яңа бина төзелә), 2010 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда тулы булмаган урта мәктәп, мәдәният йорты (бина 1968 елда төзелә), китапханә, балалар бакчасы (2008 елда), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар (2007 елдан).

Авыл янында Татар Ямалы комплексы – Пьянобор культурасына караган шәһәрлек һәм авыллык табыла.

Күренекле кешеләре

Д.К.Каюмова (1934 елда туган) – педагог, шагыйрә;

Ф.Ф.Маннанов (1946 елда туган) – РФнең атказанган табибы, медицина фәннәре докторы;

К.Ш.Сатиев (1955 елда туган) – баянчы, ТРның атказанган артисты (2007 елда авылда К.Сатиев исемендәге мәдәният йорты ачыла).

Халык саны

1795 елда – 137,
1859 елда – 355,
1870 елда – 386,
1884 елда – 424,
1897 елда – 484,
1906 елда – 556,
1913 елда – 575,
1920 елда – 593,
1926 елда – 624,
1938 елда – 425,
1949 елда – 577,
1958 елда – 381,
1970 елда – 516,
1979 елда – 516,
1989 елда – 435,
2002 елда – 408,
2010 елда – 400,
2015 елда – 366 кеше (татарлар).