Авылга 1927 елда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Оешкан көненнән ТАССРның Минзәлә кантоны Байсар волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Иске Богады авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Каенлык” колхозы оештырыла, 1950 елда Сталин исемендәге колхоз составында (Иске Богады авылы). 1960 елда “Коммунизмга” колхозына үзгәртелә.

1994 – 2002 елларда ”Богады” кооперативлары берләшмәсе, 2003 – 2005 елларда “Богады” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, соңрак “Тамыр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Тамыр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1938 елда – 195,
1949 елда – 169,
1958 елда – 116,
1970 елда – 121,
1979 елда – 72,
1989 елда – 26,
2002 елда – 22,
2010 елда – 13,
2015 елда – 13 кеше (татарлар).