Тарихы

Авыл 1738 елдан мәгълүм.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр  катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1773 – 1775 еллардагы Крәстиян кузгалышында Е.И.Пугачёв ягында сугыша.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, мәктәп эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2243 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Актаныш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Яңа Әлем авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Октябрь” колхозы оештырыла. 1955 елда “Кызыл көч” колхозы (Яңа Әлем авылы) составында була.

Халкы күбесенчә “Башак” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда 2013 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар (2001 елдан).

Күренекле кешеләре

А.Г.Әмиров (1954 елда туган) – Россиянең мактаулы юл төзү хезмәткәре;

И.И.Әнвәров (1974 елда туган) – спорт мастеры, милли көрәш буенча ТРның атказанган спорт мастеры;

Ф.Г.Нәбиев (1937 елда туган) – фармаколог, ветеринария фәннәре докторы.

Халык саны

1795 елда – 88,
1870 елда – 399,
1897 елда – 516,
1906 елда – 620,
1913 елда – 779,
1920 елда – 821,
1926 елда – 616,
1938 елда – 626,
1949 елда – 348,
1958 елда – 346,
1970 елда – 477,
1979 елда – 377,
1989 елда – 274,
2002 елда – 165,
2010 елда – 194,
2015 елда – 145 кеше (татарлар).