Күпмилләтле «Суверенитет» демократик хәрәкәте органы.

Оештыручысы — Татарстан мөстәкыйльлеген саклау комитеты.

Чыгу урыны һәм вакыты

1992–1994 елларда Казанда рус телендә нәшер ителә.

Мөхәррире — Ә.Г.Мәхмүдов.

Газета татар милли хәрәкәте күтәрелү дулкынында барлыкка килә.

Юнәлеше

Аның битләрендә Татарстан һәм татар халкының иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышының бүгенгесе һәм киләчәге мәсьәләләре күтәрелә.

«Независимость» «Суверенитет» хәрәкәтенең сәяси белдерүләрен, Татарстан Республикасы һәм РФдә барган сәяси вакыйгаларга бәяләмәләр бастыра.

Публицистик мәкаләләре белән Я.Абдуллин, М.Әхмәтҗанов, М.Вәлиева, Ә.Кәримуллин, Ә.Мәхмүдов, А.Хәлим, Н.Хисамов һәм башка чыгыш ясый.

Редакция М.Насыйбуллинның «Чакырылган кунак», Д.Вәлиевнең «Кәрлә буйвол», Я.Мостафинның «Шайтан», З.Зәйнуллинның «Полковникны озату», Ф.Галиевның «Хәйретдин мулланың соңгы батырлыгы», Р.Хәмиднең «Марс билгесе астында», И.Салаховның «Карлыгач», Ә.Мәхмүдовның «Туй булачак», М.Скороходовның «Орилена» һәм башка әсәрләреннән өзекләр бастыра.

Газетада Ә.Гадел, З.Әкбәров, Р.Вәлиев, М.Зарецкий, Р.Кожевникова, Ю.Макаров, Ә.Мәхмүдов, Т.Пашагина, Ә.Саттар, Р.Фәйзуллин һәм башкаларның шигырьләре дөнья күрә.

Тарихи-мәдәни мирас бүлегендә Г.Исхакыйның тарихи хезмәте — «Идел-Урал» тәрҗемәсе, «Идегәй» дастаны басыла.

Россия матбугатының Татарстандагы вакыйгаларга багышланган мәкаләләренә күзәтүләр, укучылар хатлары даими урын ала.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов