Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет (1829 елдан билгеле), 2 җил тегермәне, икмәк саклау-сату һәм 3 бакалея кибете бар.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3677,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Семиостров волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Актаныш районында.

Хәзер Әтәс авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Яңа тормыш” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Нафиков). 1939 елда “Красноармеец” колхозы итеп үзгәртелә. 1958 елда Крупская исемендәге колхоз составында (Яңа Кормаш авылы). 1986 елда “Игенче” колхозы составына керә. 1994 елда “Сельхозхимия” бүлегенең Кормаш ярдәмче хуҗалыгы оештырыла.

Халкы күбесенчә “Чәчер” ябык акционерлык җәмгыятьтә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда 1940 – 1977 елларда тулы булмаган урта мәктәп эшли, 1978 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда клуб, медпункт бар.

Күренекле кешеләре

М.Х.Харисов (1939 – 2009) – язучы, тәрҗемәче, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1795 елда – 234,
1834 елда – 448,
1859 елда – 743,
1870 елда – 784,
1884 елда – 785,
1897 елда – 822,
1906 елда – 1050,
1913 елда – 972,
1920 елда – 868,
1926 елда – 718,
1938 елда – 575,
1949 елда – 373,
1958 елда – 336,
1970 елда – 406,
1979 елда – 313,
1989 елда – 162,
2002 елда – 157,
2010 елда – 154,
2015 елда – 151 кеше (татарлар).