Гомуми мәгълүмат

Ульяновск өлкәсенең көнчыгыш өлешендә урнашкан. Мәйданы – 3472 кв.км. 1928 елда оештырыла. Үзәге – Димитровград шәһәре (1972 елга кадәр – Мәләкәс шәһәре, Ульяновск шәһәреннән 80 км ераклыкта урнашкан, район составына керми).

Халкы – 35307 кеше (2016 ел), шул исәптән татарлар саны – 5,1 мең кеше (2010 елда – 5295 кеше). Татарлар, башлыча, Филипповка (2016 елда – 570 кеше), Аллагол (551), Сабакай (498), Мөси (375), Мукшы Күле (270), Парау (242) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1910 елда Филипповка авылында – дүрт мәчет, ике мәдрәсә, Аллаголда – өч мәчет, бер мәктәп, Мукшы Күлендә – ике мәчет, Парау һәм Мөсидә –икешәр мәчет һәм икешәр мәктәп, Мәләкәстә бер мәчет (1896 елда төзелә, 1992 елда яңадан ачыла) бар.

Хәзерге вакытта район Татар милли-мәдәни автономиясе эшли, татар теле предмет буларак Филипповка (2016 елда аның элекке директоры С.А.Насыйровка мемориаль такта куела) һәм Аллагол (2015 елда территориясендә Һ.Такташ бюсты куела) мәктәпләрендә өйрәнелә.

2016 елда Филипповкада район Татар теле һәм мәдәнияте көне үткәрелә, «Идел» татар җыры үзәге ачыла. Даими рәвештә районда Сабан туе, дини бәйрәмнәр үткәрелә.

Филипповка (ике, 2001 елдан – мәдрәсә), Аллагол авылларында, шәһәр тибындагы Мулловка поселогында мәчетләр бар.

Күренекле кешеләре

Мәләкәс районында:

  • Социалистик Хезмәт Герое В.З.Зиятов (Мөси авылы),
  • филология фәннәре докторы И.З.Нуруллин (Парау авылы),
  • шагыйрь Х.Сәлим (Мукшы Күле авылы),
  • беренче татар архитекторларының берсе, РСФСРның атказанган төзүчесе И.Г.Вәлиев туган.