Гомуми мәгълүмат

Чиләбе шәһәреннән 80 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан. 1945 елда «Маяк» җитештерү берләшмәсе төзелеше белән бәйле рәвештә нигез салына.

Халкы – 90567 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 3680 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

Озёрск шәһәре татарлары автономиясе һәм «Татар һәм башкорт мәдәнияте үзәге» эшли. 2010 елдан «Туган як» татар һәм башкорт сәнгате ачык өлкә фестивале үткәрелә.

«Ләйсән» һәм «Умырзая» татар халык иҗат коллективлары, шулай ук «Тамчылар» балалар ансамбле эшли.