Тарихы

Авылга XVIII йөздә нигез салына.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы типтәрләр һәм асаба башкортлар катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, казна өчен печән кабул итү пунктларында, тирә-юньдәге тегермәннәрдә эшләү кәсебе була.

Мәчет, фаразлаганча, XIX йөз башында төзелә, 1831 елда аның каршында мәктәп эшли. XX йөз башында авылда ипи сату-саклау кибете була.

1913 елда авыл җәмәгатенең имана җире 1292 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1866 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Бүләр түбәсе Бүләр волостена, 1920 елга кадәр – Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Аккүз авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Кызыл Сөн” колхозы оештырыла. 1950 елда “Гранит” колхозы (Аккүз авылы) составына керә. 1985 елда “Ярыш” колхозы итеп үзгәртелә.

Халкы күбесенчә “Чишмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1795 елда – 114,
1859 елда – 252,
1870 елда – 322,
1884 елда – 680,
1906 елда – 568,
1913 елда – 680,
1920 елда – 631,
1926 елда – 568,
1938 елда – 495,
1949 елда – 375,
1958 елда – 352,
1970 елда – 522,
1979 елда – 431,
1989 елда – 279,
2002 елда – 268,
2010 елда – 245,
2015 елда – 223 кеше (татарлар).