- РУС
- ТАТ
Татарстанның Тукай районындагы авыл, Игәт елгасы буенда, Чаллы шәһәреннән 32 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан
1747 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асабалар һәм типтәрләр катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чана, арба ясау, сатуга кәрзиннәр үрү тарала.
1773–1775 еллардагы Крестьяннар кузгалышы чорында халкы Е.И.Пугачев ягында актив катнаша.
XX йөз башында авылда мәчет (беренче тапкыр 1807 елда искә алына), мәктәп (1821 елдан), 3 тимерчелек, җил тегермәне, ярма яргыч, 2 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2205,4 дисәтинә тәшкил итә.
1912 елда земство мәктәбе ачыла.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Күзкәй волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән – Тукай районында.
Хәзер – Калмия авыл җирлеге үзәге.
1930 елда «Кызыл йолдыз» колхозы оештырыла. 1953 елда Кырныш, Малтабарово авыллары белән бергә Сталин исемендәге колхозга кушыла (үзәк утары – Калмаш авылы), 1954 елда хуҗалыкның исеме «Искра» колхозы дип үзгәртелә. 1996 елдан авылда – «Искра» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан «Вильданов» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
1934 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1953 елда – җидееллык, 1959 елда – сигезьеллык, 1984 елда – урта (яңа бина төзелә), 2011 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 2009 елда мәктәп бинасында авыл төбәкне өйрәнү музее оештырыла (нигезләүчесе – К.А.Сәхапов).
Авылда «Күгәрчен» балалар бакчасы (1965 елдан), мәдәният йорты һәм китапханә (1953 елдан, 1980 елдан – яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1996 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршына «Кардәшләр» фольклор, «Чаткылар» театр коллективлары эшли.
1870 елда – 637,
1897 елда – 1034,
1906 елда – 1314,
1920 елда – 1543,
1926 елда – 1202,
1938 елда – 1223,
1949 елда – 1091,
1958 елда – 977,
1970 елда – 915,
1979 елда – 753,
1989 елда – 542,
2002 елда – 450,
2010 елда – 423,
2020 елда – 409 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.