- РУС
- ТАТ
генерал-лейтенант (1916)
1866 елның 26 октябре, Минск губернасы – 1916 елның 13 мае.
Польша-Литва татарларыннан.
2 нче Мәскәү кадет корпусын, 3 нче Алексеевск хәрби училищесен (1886) һәм Генераль штаб академиясен (1892) тәмамлый.
1886–1889 елларда 18 нче кыр артиллерия бригадасында хезмәт итә.
1892–1907 елларда Россия армиясе частьләрендә штабның өлкән адъютанты, штаб офицеры, штаб башлыгы.
1903 елдан полковник, 1913 елдан генерал-майор.
1904–1905 еллардагы Рус-япон сугышында катнаша.
1907–1914 елларда 63 нче Углич пехота, Кишинёв пехота резерв, 5 нче Калуга пехота полклары командиры; 1 нче Төркестан армия корпусы штабы башлыгы.
Беренче бөтендөнья сугышында 29 нчы армия корпусы штабы башлыгы, аннары 3 нче Кавказ укчылар дивизиясе командиры.
«Батырлык өчен» язулы Георгий алтын коралы, 3 нче һәм 4 нче дәрәҗә Изге Владимир, 1 нче дәрәҗә Изге Анна, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары белән бүләкләнә.
Гришин Я.Я., Шарафутдинов Д.Р. На службе Родине. Казань, 2005.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.