Тарихы

Авылга XVIII йөз уртасына кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Бердебяково исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1907 елда авылда земство башлангыч мәктәбе ачыла. XX йөз башында вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 859 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Котыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 феврвленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Иске Тимошкино авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда “Начало” колхозы оештырыла, соңыннан Ф.Энгельс исемендәге колхозга үзгәртелә. 1994−2006 елларда Ф.Энгельс исемендәге күмәк предприятие. 2006−2011 елларда “Тимошкино” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Сөт иле − Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда башлангыч мәктәп ачыла, 1938 елда – җидееллыкка, 1940 елларда тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә.

Авылда мәктәп – балалар бакчасы (2015 елдан), китапханә, мәдәният йорты, фельдшер –акушерлык пункты эшли.

Авыл янында гомуми Болгар чорына караган 6 археология истәлеге табыла (авыллыклар).

Күренекле кешеләре

Г.С.Мадюков (1942 елда туган) – прозаик.

Халык саны

1782 елда – 37 ир заты;
1859 елда – 278,
1897 елда – 432,
1908 елда – 501,
1920 елда – 546,
1926 елда − 629,
1938 елда – 670,
1949 елда – 471,
1958 елда – 488,
1970 елда – 781,
1979 елда – 666,
1989 елда – 499,
2002 елда – 558,
2010 елда – 476,
2015 елда – 467 кеше (чуашлар).