Авылга 1916 елда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән авыл Казан губернасының Чистай өязе Котыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1940 елның 26 апреленнән – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Иске Кыязлы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда Яңа Кыязлы һәм Иске Кыязлы авылларында Вахитов исемендәге колхоз оештырыла (үзәк утар Иске Кыязлы авылында). 1994−2008 елларда Вахитов исемендәге күмәк предприятие.

Халкы кырчылык, дуңгызчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф

2003 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1920 елда – 262,
1926 елда – 239,
1949 елда – 349,
1958 елда – 306,
1970 елда – 268,
1979 елда – 247,
1989 елда − 170,
2002 елда – 119,
2010 елда – 90,
2015 елда – 69 кеше (чуашлар).