Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында Иске Илтерәк авылы чуашлары Токмала авылына нигез сала. XVIII йөзнең урталарыннан да соңга калмыйча Иске Илтерәк авылы чуашлары аның белән янәшә Яңа Илтерәк авылын нигезли. XVIII йөз ахырына ике торак пункт та бер авыл буларак күрсәтелә, Токмала икенче исеме буларак кулланыла.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

Авыл Аксубай авылы Троица чиркәве приходына карый. 1890 елда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе эшли башлый. 1906 елда Вознесение чиркәве ачыла (1960 елларда сүтелә, хәзер чиркәү урынында табыну тәресе урнаштырылган).

XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1911 ел), су тегермәне, ярма яргыч, тимерче алачыгы, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2336 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Аксубай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Иске Илтерәк авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Доброволец” колхозы оештырыла, 1950 елда аның составына “Трактор” колхозы (Иляшкино авылы) керә. 1958 елда “Доброволец” колхозы Кызыл Геройлар исемендәге колхоз (Иске Илтерәк авылы) составына керә. 1980 елда колхоз Кызыл Геройлар исемендәге (Иске Илтерәк, Яңа Илтерәк, Тархан авыллары) һәм Калинин исемендәге (Чуаш Енорускиносы авылы) 2 хуҗалыкка бүленә. 1996−2008 елларда Кызыл Геройлар исемендәге күмәк предприятие. 2005−2009 елларда күмәк предприятиенең җитештерү базасы өлешендә “Нива” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшли.

Халкы кырчылык ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елдан соң башлангыч мәктәп ачыла, 2012 елда ябыла.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә бар.

Күренекле кешеләре

В.М.Пескарёв (1926−1993) – ракета-космос техникасы конструкторы (С.П.Королёв җитәкчелегендә эшли), Бөек Ватан сугышында катнаша, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 71 ир заты;
1859 елда – 1439,
1897 елда – 1322,
1908 елда – 1437,
1920 елда – 970,
1926 елда – 861,
1938 елда – 677,
1949 елда – 549,
1958 елда – 533,
1970 елда – 522,
 1979 елда -411,
1989 елда – 251,
2002 елда – 231,
2010 елда – 186,
2015 елда – 189 кеше (чуашлар – 76%, руслар – 22%).