1844 елның 6 декабрендә ачыла.

Екатерининский урамында Юнысовлар тарафыннан төзетелеп, бакчасы һәм каралтылары белән бергә бүләк итеп бирелгән йортта урнаша. Юнысовларның 14 кибетен (тулай бәясе — 5 мең сум, еллык керем 2 мең сумга кадәр) арендага бирүдән кергән акча хисабына тотыла. Ятимханәгә башка мөселманнар да иганә итәләр (1,5 мең сумнан 2 мең сумга кадәр).

Директорлары — Юнысовлар нәселе вәкилләре: Ибраһим Гобәйдулла улы, Мөхәммәтрәхим Исхак улы.

Ятимханәдә балаларга башлангыч белем, мәҗбүри русча уку-язу күнекмәләре бирелә, алар һөнәргә өйрәтелә, бушлай ашау, кием-салым, медицина ярдәме һ.б. белән тәэмин ителә. Мөгаллимнәр арасында Х.Габәши, М.Х.Корбангалиев кебек милли мәгариф эшлеклеләре дә була.

XIX йөз ахырында ятимханәдә 77 бала тәрбияләнә (34 е шунда яши, 43 е килеп йөри). 1904 елда бер балага 120 сум 85 тиен сарыф ителә. Ятимханәдән чыккан малайларны, гадәттә, сәүдәгәрләрнең кибетләренә яки мәдрәсәләргә мөгаллим итеп урнаштыралар.

Октябрь революциясеннән соң ятим-сукбайлар саны арта, ятимханәне янәшәдәге Габделкәрим Исхак улы Юнысов йорты хисабына киңәйтәләр. Тиф эпидемиясе вакытында балалар күпләп үлә һәм ятимханә ябыла.

Әдәбият         

Историческая записка о мусульманском «Братьев Юнусовых» детском приюте г.Казани. К., 1895;

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. К., 1998.

Автор — Л.М.Свердлова