Биографиясе

1919 елның 10 марты, Казан губернасы, Чистай өязе (хәзерге Чистай районы) Кече Талкыш авылы — 1944 елның 25 июне, Украина ССР, Гомель өлкәсенең Рогачёв районы Озераны авылы.

Педагогика училищесен, педагогика институтының бер курсын тәмамлаганнан соң, туган авылында укытучы булып эшли.

1939 елдан Кызыл Армия сафларында.

Гомель пехота училищесен (1941), «Выстрел» югары офицерлар курсларын (1943) тәмамлый.

1942 елның гыйнварыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче армиянең 323 нче укчы дивизиясе 1086 нчы укчы полкның батальон командиры. Брянск һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәү өчен барган сугышта (1941–1942), Орёл, Брянск, Гомель-Речица (барысы да — 1943) һәм Рогачёв–Жлобин (1944) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 25–26 июнендә Озераны һәм Олы Крушиновка авыллары янындагы сугышта батырлык күрсәтә. Сугышчылар төркеме белән беренче булып фашист траншеяларына бәреп керә. Ике «Фердинанд» танкы һәм 200 гә якын гитлерчы юк ителә, 8 туп кулга төшерелә, дивизиягә һөҗүмне дәвам итү өчен юл ачыла. Зур Крушиновка авылы янындагы терәк пунктны алганда, сугышчан йөкләмәне үтәп чыга, әмма үзе үлем ярасы ала.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены һәм медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Истәлек стеласы Чистай шәһәрендә Геройлар аллеясында, Герой бюсты Кече Талкыш авылында урнаштырыла.

Чистай шәһәрендә аның исеме белән урам аталган.

Әдәбият

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984;

Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 92;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 667, 702.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина