Реформаның сәбәпләре

Реформаның төп сәбәбе — феодаль-крепостнойлык системасының кризисы. Беренче хөкүмәт программасы император Александр II нең 1857 елның 20 ноябрендә Вильно генерал-губернаторы В.И.Назимов исеменә җибәрелгән рескриптында бәян ителә. Анда, барлык җирләр алпавыт милке булып сакланган очракта да, крәстияннәрнең шәхси бәйлелеген юкка чыгару мәсьәләсе куела; крәстияннәргә билгеле бер күләмдә җир бүлеп бирелергә тиеш була, аның өчен оброк түләү яисә барщинаны үтәү карала, ә вакытлар узу белән каралтыларны сатып алу хокукы бирү дә күздә тотыла. Рескриптта шулай ук һәрбер губернада алпавытлардан торган «Алпавыт крәстияннәренең көнкүрешен җайлау һәм яхшырту турында» кайгыртучы комитетлар төзергә тәкъдим ителә. 1858 ел дәвамында андый комитетлар Россиянең барлык губерналарында, шул исәптән Казан губернасында да оештырыла. Аларның эшчәнлегендәге төп нәтиҗә «Алпавыт крәстияннәренең көнкүрешен яхшырту турында положениеләр» проектлары булырга тиеш дип санала.

Казан губернасы комитеты

Казан губернасында андый комитет булдыруга рескрипт 1858 елның 1 апрелендә бирелә, формаль яктан комитет 11 сентябрьдә төзелә, 1 ноябрьдә эшкә керешә, 1859 елның 11 апрелендә бетерелә. Рәисе — губерна дворяннары башлыгы И.Х.Нейков. Комитет составына хөкүмәттән 2 әгъза (гвардия поручигы В.М.Молоствов һәм коллегия советнигы В.В.Трубников) һәм өязләрдән 2 шәр вәкил: Казан өязеннән — генерал-майор А.Л.Корсаков, камер-юнкер А.Г.Осокин, кандидат — коллегия советнигы А.Н.Бекетов; Козьмодемьянск һәм Чабаксар өязләреннән — дворяннар башлыгы М.Н.Арцыбашев, коллегия советнигы П.И.Логинов; Лаеш өязеннән — статский советник М.И.Мельников, коллегия асессоры П.А.Костливцев, кандидат — полковник В.А.Соловцов; Мамадыш һәм Чистай өязләреннән — коллегия советнигы В.А.Жуков, подпоручик Н.Б.Рыбушкин; Зөя өязеннән — статский советник И.А.Сокольский, гвардия капитаны Н.И.Мергасов, кандидат — надворный советник Н.В.Тиле; Спас өязеннән — полковник И.П.Умов, ротмистр Е.М.Наумов, кандидат — титуляр советник Г.М.Толстой; Тәтеш өязеннән — статский советник И.Г.Горемыкин, коллегия советнигы К.И.Крамер, кандидат — Н.А.Плотников; Цивильск һәм Ядрин өязләреннән — дворяннар башлыгы Ф.В.Матюнин, генерал-майор П.Н.Арцыбашев, кандидат — коллегия советнигы А.А.Акчурин керә. Комитетка үз биләмәләрендә хуҗалык эшчәнлеге һәм гражданлык хезмәте, шул исәптән сайлаулар буенча да тәҗрибәсе булган кешеләр керә. Алар Казан дворяннар җәмгыятендә абруй казанган һәм өяз администрациясе арасында йогынтыга ия булган чиновниклардан исәпләнә.

Ни­гезләмә проекты

Казан дворяннары губерна комитеты тарафыннан әзерләнгән ни­гезләмә проекты 9 бүлектән тора. Проект буенча нигезләмә өч ел эчендә гамәлгә ашырылырга тиеш була, аннан соң крәстияннәрнең 12 еллык мәҗбүри бурычлылыкта булуы күздә тотыла. Яшәп килүче утарлар составына кергән барлык җирләр (шул исәптән андагы җир асты байлыклары, сулар) алпавытларның кагылгысыз милке булып кала. Крәстиян каралтысының зурлыгы 600 кв. сажин җир дип билгеләнә һәм 200 сумга бәяләнә. Крәстияннәр каралты-кураларны алпавытка тиешле хакны берьюлы түләү бәрабәренә сатып ала алганнар. Сатып алганга кадәр алар алпавытка акчалата яки крәстиян каралтысы бәясенең 3 әр %ы күләмендә эшләп түләргә тиеш булалар. Мәҗбүри бурычлы крәстияннәргә алпавытлар сөрүлек һәм болын җирләрен биреп торалар. Аз җирле биләмәләрдә крәстияннәргә биләмәдәге барлык сөрүлек җирләрнең яртысы, уртача һәм күп җирле биләмәләрдә исәпкә кергән һәр җан башына 1,5 дисәтинә бирелә. Болыннарны бүлеп бирү, биләмәнең төрен аермыйча, җан башына 1,25 дисәтинәдән карала. Крәстияннәрнең бурычлары өч төрле була: акчалата (оброк), натуралата (барщина) һәм катнаш (оброк һәм барщина). Һәр дисәтинә җир өчен крәстияннәр алпавытка ел саен 4,5 сум акча түләргә, яисә ирләр җәй көне 11 көн һәм хатын-кызлар ел буена 10 көн бушка эшләргә тиеш дип билгеләнә. Алпавыт хезмәтчеләре крепостной бәйлелектән 12 елдан соң йолым түләп (ирләр өчен 120 дән 200 сумга кадәр, хатын-кызлар өчен 60 тан 100 сумга кадәр) котыла. Алпавыт үз биләмәсенең тулы хуҗасы һәм авыл җәмгыятенең башлыгы булып кала. Казан дворяннары губерна комитетында 5 кешенең: Арцыбашев, Осокин, Молоствов, Трубников һәм Казан губернаторы П.Ф.Козляниновның фикере өстенлек итә. Казан дворяннары проекты иң реакционнардан санала. Редакция комиссияләренә Казан губернасыннан И.А.Сокольский һәм И.П.Умов сайлана.

Казан губернасында реформаны тормышка ашыру

1861 елның 19 февралендә Александр II Крепостнойлык хокукын юкка чыгару турында манифестка һәм 17 документтан торган «Крепостнойлык бәйлелегеннән чыккан крәстияннәр турындагы 19 февраль нигезләмәсе»нә кул куя. Крәстияннәр шәхси ирек һәм үз мөлкәтләреннән теләгәнчә файдалану хокукы ала. Алпавыт җирләре аларның үз милке булып кала, әмма алар крәстияннәргә йолым бәрабәренә даими файдалану өчен басу җирләрен бүлеп бирергә тиеш булалар. Басу җирләренең һәм бурычларның күләмен устав грамоталарында тәгаенләү күздә тотыла, аны эшләү алпавытларга тапшырыла.

Казан губернасында алпавыт крәстияннәренең саны артык күп булмый (1857 елда крепостнойлар барлык категориядәге крәстияннәрнең 14 % ка якынын, ягъни 212851 кеше тәшкил итә). Кабул ителгән «Крәстияннәр турында гомуми нигезләмә» буенча Казан губернасында җир кара туфраклы булмаган һәм кара туфраклы полосаларга аерып карала. Һәр полоса иң зур һәм иң кечкенә имана җирләренә бүленә: Ядрин, Козьмодемьянск, Зөя, Тәтеш, Цивильск өязләре, Лаеш, Мамадыш һәм Чабаксар өязләренең бер өлешендәге (Идел елгасының уң ягы) кара туфраклы полоса өчен иң зур имана җире — 3 дисәтинә 1200 кв. сажин, иң кечкенәсе — 1 дисәтинә 400 кв. сажин, Спас һәм Чистай өязләрендә иң зур имана җире — 4 дисәтинә, иң кечкенәсе — 1 дисәтинә 700 кв. сажин; Казан, Царёвококшайск өязләре, Лаеш, Мамадыш, Чабаксар өязләренең бер өлешендәге (Иделнең сул ягы) кара туфраклы булмаган полоса өчен иң зур имана җире — 4 дисәтинә, иң кечкенәсе 1 дисәтинә 400 кв. сажин дип билгеләнә. Крәстияннәргә зур имана җире, аеруча уңдырышлы туфраклы урыннардан, бик сирәк бирелә. Реформаны гамәлгә ашыру барышында Казан губернасында алпавыт җирләре мәйданы 11,6 % ка арта (668 меңнән 745,8 мең дисәтинәгә кадәр), җан башына уртача крәстиян имана җире 3 тән 2,7 дисәтинәгә кими: Цивильск өязендә ул 1,4 дисәтинә, Чабаксар өязендә — 1,8 дисәтинә, Мамадыш өязендә — 1,9 дисәтинә, Зөя өязендә — 3,4 дисәтинә, Казан өязендә 3,5 дисәтинә тәшкил итә. Тулаем алганда, губернада алпавыт крәстияннәренең имана җирләре өлеше 23,6 % исәпләнә. Казан губернасы алпавыт крәстияннәренең үзләренә бирелгән җирләр өчен түләве 1854–58 елгы бәяләр буенча 3,4 млн сумнан артмаска тиеш булса да, алар 6,8 млн сум түлиләр. Россиянең Үзәк Европа губерналары арасында Казан губернасы имана җирләрен бүләккә алган крәстияннәр саны буенча алдагы урыннарның берсендә тора (биредә һәр төбәк өчен билгеләнгән иң зур имана җиренең 1/4 енә тигез өлеш күздә тотыла, ул алпавытлар тарафыннан крәстияннәргә бүләк ителә). Крәстияннәрне азат итү шартлары шулкадәр гаделсезлеккә корыла, хәтта күп кенә урыннарда крәстиян чуалышлары кабынып китә; аларның кайберләрен бастыру өчен регуляр гаскәр кертелә (кара Бизнә крәстияннәре кузгалышы).

Чыганаклар

Положение об улучшении быта помещичьих крестьян Казанской губернии. К., 1859.

Әдәбият  

Чернышёв Е.И. Крестьянская реформа в Казанской губернии // Материалы по истории Татарии. К., 1948. Вып. 1;

Вульфсон Г.Н. Борьба вокруг реформы 1861 г. в Казанской губернии: Дисәтинә ... М., 1950;

Смыков Ю.И. Крестьяне Среднего Поволжья в период капитализма. М., 1984;

Теплова Е.И. Деятели крестьянской реформы в 1861 г. в Казанской губернии // Литературные чтения в усадьбе Баратынских. К., 2001;

Фролова С.А. Губернатор и дворянское общество Казанской губернии в период подготовки реформы 1861 г. // Уроки Вульфсона. К., 2003.

Автор — С.А.Фролова