Тарихы

1813 елда Сарапул өязенең Юрьино, Собачкино авылларыннан күченүче руслар тарафыннан нигез салына.

1840 елларда татар бәкләре Тәфкилевләр бу җирләргә үзләренең хокукларын белдерәләр, 1852 елда Дәүләт советы аларның хокукларын беркетә. 1853 елда рус крәстияннәре көчләп күчерелә, авылга татар крәстияннәре китерелә.

1861 елга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. С.-Г.Тәфкилев кызы Гөлсемне генерал-майор А.Д.Шәех-Галига кияүгә биргәндә авылны крәстияннәре белән бергә бирнә итеп бирә. Монда генерал-майор А.Д.Шәех-Галиның бер утары урнаша. 1891 елда аның акчасына мәчет төзелә, ул мавритан һәм борынгы рус үрнәкләре белән татар төзелеш сәнгате традицияләрен үз эченә ала (2007 елда янып юкка чыга).

1913 елда аның утарында язучы Г.Исхакый кунак була.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук урман кисү, чыпта сугу һәм мунчала ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, тегермән, скипидар-сумала заводы (1860 елдан), пристань, земство рус-татар мәктәбе (1906 елдан, бинасы сакланган) була.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Пьянобор волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз) кантонында.

1928 елның 10 декабреннән – Әгерҗе, 1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Шаршады авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда “Берләшү” колхозы (беренче рәисе – М.Хисаметдинов) оештырыла. 1947 елда урман сәнәгате хуҗалыгы ачыла.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп – балалар бакчасы (2015 елдан), клуб, китапханә, урманчылык, мәчет бар.

Авыл территориясендә чик сакчысы А.А.Зәйнетдиновка (1947–1969) обелиск куелган.

Халык саны

1859 елда – 183,
1887 елда – 285,
1905 елда – 384,
1920 елда – 585,
1926 елда – 645,
1938 елда – 658,
1949 елда – 821,
1958 елда – 638,
1970 елда – 560,
1989 елда – 401,
2002 елда – 367,
2010 елда – 339,
2015 елда – 333 кеше (татарлар).