Биографиясе

1875 елның 1 гыйнвары, Самара губернасы Натальино авылы — 1956 елның 2 марты, Ленинград.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1899), шунда ук күз авырулары клиникасында профессор Е.В.Адамюк карамагында калдырыла.

1904 елда Казан бактериология институтында эшли.

1907–1908 елларда Франция, Австрия, Германия клиникаларында фәнни командировкаларда.

1908 елдан Казан университетының күз авырулары клиникасында, профессор (1917).

1920–1922 елларда Пермь университетында күз авырулары кафедрасын оештыручы һәм мөдире.

Трахома институтына нигез салучы һәм директоры (1922–1929), бер үк вакытта Казан университеты ректоры (1923–1926) һәм Казан ГИДУВының күз авырулары кафедрасы мөдире.

1929–1952 елларда 1 нче Ленинград медицина институтында офтальмология кафедрасы мөдире, бер үк вакытта Гиршман исемендәге Ленинград күз авырулары фәнни-тикшеренү институты директоры һәм фәнни җитәкчесе.

Ленинград офтальмология җәмгыяте рәисе (1935–1950).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре трахома эпидемиологиясенә һәм авыруның социаль-гигиена аспектларына, күрү әгъзаларының патологик анатомиясе һәм физиологиясенә, глаукома мәсьәләләренә карый.

Бүләкләре

«Трахома» монографиясе өчен 1948 елда СССР Дәүләт бүләгенә лаек була, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә. Ленинград офтальмология җәмгыяте рәисе (1935–1950).

Хезмәтләре          

О новых путях в диагностике трахомы // Советский врачебный журн. 1936. № 6; 

Боевые повреждения глаза и доокулистическая хирургическая помощь при них. М., 1941.

Әдәбият           

Видные учёные отечественной медицины и здравоохранения — питомцы Казанского медицинского института. К., 1989.