1978 елда 8 нче һөнәр училищесы буларак ачыла, 2007 елдан – хәзерге исемдә.

Машина төзелеше технологиясе; эретеп ябыштыру производствосы; автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау; электр һәм электромеханика җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү; нәорганик матдәләрнең химик технологиясе; җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе; автомобиль двигательләренә, системаларына һәм агрегатларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау белгечлекләренә укыту алып барыла.

2019/2020 уку елында 722 укучы, 30 дан артык укытучы исәпләнә.