Тарихы

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында земство мәктәбе (1900 елда ачыла), 2 тегермән, ярма яргыч, казна шәраб, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1207 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл Новопоселённая Сосновка авылы Казан Богородица чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Яңа Әдәм волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән − Чистай, 1964 елның 4 мартыннан − Алексеев, 1977 елның 29 августыннан Аксубай районында.

Хәзер Емелькино авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1970 еллардан авыл “Звено” колхозына керә. 1966 елдан “Колос” күмәк предприятиесе, 2005 елдан “Колос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Колос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (2003 елдан Емелькино урта мәктәбе филиалы), китапханә, клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл янында гомуми Болгар чорына караган археология истәлекләре табыла (2 авыллык һәм таш кабер ташы).

Халык саны

1859 елда – 390,
1897 елда – 693,
1908 елда – 706,
1920 елда – 732,
1926 елда – 418,
1938 елда – 441,
1949 елда – 404,
1958 елда – 440,
1970 елда – 580,
1979 елда – 496,
1989 елда – 331,
2002 елда – 356,
2010 елда – 327,
2015 елда – 322 кеше (чуашлар).