Авылга 1920 елларда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чистай кантоны Кәкрекүл волстена керә. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Иске Үзи авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Вторая пятилетка” исемендәге колхоз оештырыла. 1951−1961 елларда аның составына “1 май” колхозы (Яңа Мукшы авылы) керә.

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, XX йөз ахырында ябыла.

Авылда төзекләндерелгән “Палан” чишмәсе бар.

Халык саны

1926 елда – 204,
1938 елда – 244,
1949 елда – 188,
1958 елда – 228,
1970 елда – 196,
1979 елда – 111,
1989 елда − 34,
2002 елда – 46,
2010 елда – 37,
2015 елда – 36 кеше (чуашлар).